Соңгы 16 елдагы иң көчле давыл: 10 кеше зыян күргән, берсе һәлак булган

Кырымда көчле давылда зыян күрүчеләр саны 10га җиткән. 1 кешенең гомере өзелгән. Дүшәмбе – 27 ноябрьдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Виктор Яцуненко җитәкчелегендә селектор киңәшмәсендә шул хакта белдерелгән, дип яза “Известия”.

Чарада билгеләп үтелгәнчә, Көньяк федераль округының кайбер төбәкләренә ябырылган секундына 40 метрга кадәр тизлектәге көчле җил, карлы яңгыр җылылык һәм энергия белән тәэмин итүдә өзеклекләр барлыкка китергән, агачларны аударган, түбәләргә, машиналарга зыян салган, шулай ук йортларны, транспортны су эчендә калдырган.

Моңа кадәр Кырым Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә мониторинг идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Любецкая белдергәнчә, секундына 40 метрга кадәр тизлектә көчле җил соңгы 16 елда ярымутрауда иң дәхшәтле табигать казасына әйләнгән. Давыл сәбәпле, Кырымның билгеле бер муниципаль берәмлекләре территориясендә гадәттән тыш кертелгән.
Севастопольның музей-аквариумында давылдан барлык балыклар, хайваннар үлгән: алар анда 800ләп булган. Җил бина түбәсендәге вентиляция системасын каерып ташлаган. Шуның тишегеннән су кереп, музей заллары су эчендә калган. Музей директоры Юрий Кравцов әйтүечә, барлык җиһазлар: насослар, вентиляция сафтан чыккан. Бинаның үзенә дә гаять зур зыян килгән.


Фикер өстәү