Авылда калдыру җаен тапканнар: «Кызыл юл» хуҗалыгында белгечләргә фатир төзеп бирәләр

Балтач районының «Кызыл юл» хуҗалыгы бу көннәрдә җиденче фатирын түбә астына керткән. Элекке социализм чорындагы колхозлар системасында (гомумән, ил күләмендә) бу метод бик популяр һәм гадәти хәл иде. Шуңа күрә кадрлар проблемасын да чиштеләр, демографиягә, авыллар язмышына кагылышлы сораулар тумады. Шәһәрләрдә яшәүчеләрнең дә үз куышларын булдыру гарантиясе зур иде. Эш урыннарыннан бирелгән тулай торактан, коммуналь фатирлардан бүлмәләр бик күпләргә заманча фатирларга юл башы булды. Хәзер инде болар барысы да «теге» заманның бер ядкаре генә булып калды.

Моннан берничә ел элек Балтач районындагы хуҗалыклар, кадрлар  проблемасын хәл итү өчен, яшьләрне авылда калырга кызыктырып булмасмы дип, фатирлар төзеп караган иде. Кайберсе берничә ел буш торды, хуҗалыклар, үзләренә зыянга булса да, әлеге йортларны кыш буе ягып, җылытып чыкты – аларга тиз генә кызыгып килүче табылмады. «Кызыл юл» хуҗалыгында да, мәрхүм авылдашым, күрше егете Ирек зоотехник, ферма мөдире булып эшли башлагач, аңа дип атап, ике катлы искитмәле йорт төзегәннәр иде. Тик ул чакта Ирекне һәм гаиләсен әти-әнисе төп йорттан җибәрмәде. Ул егерме биш чакрымга якын араны йөреп эшләде. Иреккә дип төзелгән йорт та берничә ел буш торды. Аннан соң гына Киров өлкәсеннән ветеринария табибы гаиләсе белән күченеп килде дип беләм. Кирәксенүче булмагач, билгеле, фатирлар төзелеше әллә ни җәелеп китә алмаган иде. Соңгы елларда үзгәрешләр булган, димәк. Тикмәгә генә җиденче фатирны төземиләр бит инде. Хәл белешеп, хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллинга шалтыраттым.

– Фатирлар төзү идеясе 2005 елда ук туган иде инде. Шул чакта беренчесен Киров өлкәсеннән килгән ветеринария табибы Резидә Шиловага төзедек. Ул гаиләсе белән шунда яшәп, эшләп, лаеклы ялга чыкты инде. Килешүнең шарты бик гади: ун ел хуҗалыкта эшлә генә. Бер дигән әзер йортка, бер тиен түләмичә, кереп яшисең, ун ел хуҗалыкта эшләгәч, ул үзеңә кала. Тик ул чакта бу шартлар белән кызыксынучы табылмады. Сораучы булса, тагын төзергә исәп бар иде дә… – ди ул. – Аннан соң 2012 елда Илдар Галимуллинга төзедек. Хәзер дә хуҗалыкта эшли, баш энергетик. Авылдашыгыз Иреккә төзелгәнендә ветврач Рәис гаиләсе белән берничә ел яшәде дә күчеп китте. Аның урынына Кукмара районыннан өч балалы гаилә килде. Гөлшат – хуҗалыкта зоотехник-селекционер, бер дигән белгеч.

Гөлшатның аягы җиңел була. Әллә дөньядагы вазгыять  үзгәрү дә сәбәпче буламы, хуҗалыкка бер-бер артлы эш һәм фатир сорап килүче белгечләр арта. Лениногорск районыннан күчеп килгән Максимовларның гаилә башлыгы Максим – баш агроном, тормыш иптәше Анастасия зоотехник булып эшли. Күптән түгел балалары туган. Грачевлар исә «Кызыл юл»га Ютазы районыннан күченеп кайткан. Леонид тегермәндә эшләсә, Светлана комплекс белән идарә итә, терлекчелек буенча урынбасар.

– Мөслимнән кайткан Галимовларның терлекчелек өлкәсендә, комплекста эшләү тәҗрибәсе зур иде, алар шуңа күрә коллективка да бик тиз кереп китте, – ди Фердинанд. – Илмир – ортопед, ягъни тояк караучы, бу һөнәр иясенең осталыгыннан бик күп нәрсә тора, бик кирәкле белгеч. Җәмәгате Лиза бозаулар карый.

Күптән түгел генә түбә астына кергән җиденче фатирның да иясе бар икән инде.

– Киләм, кайтам дигәннәрне без дә өйрәнеп, сынап алырга тырышабыз, – ди җитәкче. – Яңа төзелә торган йортка өч яшь балалы гаилә Казаннан күченеп кайтырга тиеш. Берсе – энергетик, берсе – икътисадчы. Кирәкле белгечләр. Яшьләр кайту икеләтә сөенечле бит: яңа төзелгән мәктәп-балалар бакчалары бушый барган заманда, безнең комплексның бакча ягы тулы: 15 балага исәпләнгән иде, бүген 15 бала йөри. Башлангыч мәктәпкә дә өмет бит алар…  Төзергә дә, төзергә инде фатирларны. Туктар исәп юк.

Тик рәисне шунысы гына борчый: әлегә авылныкылар шәһәргә тартыла. Читтән килгәннәр биредә чит булмаса да, медальнең икенче ягы да бар шул…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү