Көзен ял алучылар өчен Казан иң популяр төбәкләр исемлегенә кергән

Татарстан башкаласы көзен чираттагы ял алучылар өчен илнең иң популяр төбәкләре исемлегенә кергән. Бу хакта “Татар-информ” “SuperJob” эш эзләү сервисы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Сораштырудан күренгәнчә, айлык кереме 80 мең сумнан башланган кешеләр (8%) ил буенча сәфәр кылуга өстенлек бирә. Алар гадәттә үзләренең чираттагы ялын Санкт-Петербургта, Краснодар крае, Төньяк Кавказ, Казан, Алтай һәм Кырымда уздыру ягын каера.

Шул ук вакытта Россиядә яшәүче һәр 10 кешенең өчесе генә чираттагы ялга планнар кора: 15 процентны – өйдә ял итүне, 6шар проценты – бакча яки ил буенча сәфәр кылуны, 3 проценты – чит илдә ял итүне хуп күрә.


Фикер өстәү