Махсус хәрби орперациядә катнашып инвалид калганнарга пенсия күпме түләнәчәге билгеле

Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин бүген брифингта хәбәр иткәнчә, хезмәт иткән вакытта яки хезмәтен тәмамлап кайтканнан соң ач ай эчендә инвалид калган хәрбиләр инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Бу хакта Бизнес-онлайн яза.

– Түләүләр инвалидлык группасы яки социаль пенсиянең процентына бәйле, – ди җитәкче.
Шулай итеп, әгәр инвалидлык контузия, җәрәхәт алу, яралану яки хәрби бурычын үтәгәндә алынган икән, хәрбигә түбәндәге пенсия каралган:
I группа инвалидлар – 21 459,99 сум;
II группа инвалидлар — 17 883,33 сум;
III группа инвалидлар — 12 518,33 сум.

Әгәр хәрби хезмәт вакытында алган авырулар нәтиҗәсендә инвалидлык бирелгән икән, бу чагында хәрбигә түбәндәге пенсияләр каралган:
I группа инвалидлар — 17 883,33 сум;
II группа инвалидлар — 14 306,66 сум;
III группа инвалидлар — 10 730 сум.


Фикер өстәү