Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Алексей Куринный “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта искәрткән.
Куринный әйтүенчә, дәүләтнекендә генә түгел, ә ОМС системасы буенча эшләүче шәхси клиникада да тешләрне бушлай дәвалап була. Шулай да кайбер стоматология хезмәтләре ОМС полисы буенча күрсәтелмәскә мөмкин, дип билгеләп үткән парламентчы.
Аның сүзләренә караганда, клиниканың регистратурасында табибка язылганда ук барысына да ачыклык кертергә кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез