Газетага язылу

Владимир Путин 18-19 ноябрьдә Си Цзиньпин белән сөйләшүләр уздырачак

Россия Президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин 18-19 ноябрьдә Шэньчжэнда сөйләшүләр уздырачак.

Бу хакта “Интерфакс” Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко сүзләренә таянып яза. Ике ил лидеры Азия-Тын океан икътисадый хезмәттәшлеге (АТЭС) саммиты кысасында  икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләрен караячак.

“Ике ил лидерының очрашуы Азия-Тын океан икътисадый хезмәттәшлеге саммиты кысасында планлаштырылган, – дип хәбәр иткән Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко. Сөйләшүләр Кытайның Шэньчжэн шәһәрендә уздырылачак. Анда ике яклы мөнәсәбәтләрне карау күздә тотыла. Яклар халыкара мәсьәләләр буенча да фикер алышачак. Исегезгә төшерәбез: Азия-Тын океан хезмәттәшлеге оешмасы төбәкнең 21 ил икътисадын берләштерә.

Россия АТЭС эшендә 1998 елдан бирле катнашып килә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин, Владимир Путин, Президент России, Президент РФ Владимир Путин

Көн хәбәре