Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин шул хакта искә төшереп үтте, дип хәбәр итә фонд бүлегенең матбугат хезмәте.
“Башка пенсия фондына күчәргә карар иткәндә, гариза тапшыру алдыннан гамәлдәге иминиятчедә акча туплануның чираттагы биш елының кайчан төгәлләнүен барларга кирәк. Вакытыннан алда күчүчегә тиешле мәгълүмат җиткерелә”, – дип билгеләп үткән ул. Татарстанда яшәүчеләр пенсиянең тупланма өлешен Россия Социаль фондына яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондына (алар берничә) тапшыра ала. Башка фондка күчү өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки Социаль фонд бүлегенең клиентлар хезмәтен барып гариза тапшырырга кирәк. НПФ сайлаганчы, башта мәҗбүри пенсия иминияте турында килешү төзү таләп ителә, Иминиятчене ике ысул белән алыштырырга мөмкин: күчү турында яки вакытыннан алда күчү турында гариза тапшырып.
Беренче очракта акча яңа фондка 5 еллык срок тәмамланганнан соң тапшырыла. Мәсәлән, быел тапшырылган гаризалар буенча 2031 елда күчәргә мөмкин. Ә инде вакытыннан алда күчкән очракта, тупланма акча киләсе елда күчерелә. Әмма бу очракта алдагы елларда тупланып килгән инвестиция кеременең бер өлеше югалырга мөмкин. Социаль фонд бүлегендә аңлатып үтелгәнчә, 1953-1966 елларда туган ир-атларда һәм 1957-1966 елларда туган хатын-кызларда пенсиянең тупланма өлеше бар.
Эш бирүчеләр аларга 2002-2004 елларда пенсиянең тупланма өлешенә иминият кертемнәре түләгән. Моннан тыш 1967 нче елда туган һәм аннан яшьрәкләр (эш бирүчеләр аларга 2002-2013 елда түләгән), үз ихтыяры белән иминият взнослары түләүчеләр яки ана капиталын шул максатка юллаучылар тупланма өлешкә ия. Шушы чорда булдырылган акча, пенсия счетларында сакланып, инвестицияләнә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез