Җәйге автомобиль шиннарын кышкыга алышырмаучыларга штраф салу-салмаулары ачыкланды

Россия Дәүләт автомобиль инспекциясе башлыгы Владимир Черников вәгъдә иткәнчә, ЮХИДИ декабрьгә кадәр машина көпчәкләрен алыштырмаучыларны штрафка тартмаячак. Әмма ул автомобиль хуҗаларын кышка алдан ук әзерләнеп куярга киңәш иткән. Бу хакта Черников Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волкның телеграм-каналында урнаштырылган видеосында хәбәр иткән.

Черников басым ясап әйткәнчә, декабрьдән февральгә кадәр “корыч ат”ларына кышкы шинннар кидермәгән машина хуҗаларын штрафка тартмаячаклар. Шул ук вакытта һәр йөртүче кышкы чорда хәтәрләрдән саклану өчен машинасын үзе әзерләп куярга тиеш.
Ул шулай ук көпчәге алыштырылмаган машиналарның тоткарланмаячагын һәм эвакуацияләнмәячәген әйткән. Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, “липучка”-шиннардан елның теләсә кайсы фасылында файдаланырга мөмкин.
Шул ук вакытта Россиядә 1 сентябрьдә гамәлгә кертелгән карар нигезендә, машиналардан файдалануга комачаулаган төзексезлекләр исемлегенә шиннарны сезонына карап алыштырмау да кертелгән.


Фикер өстәү