Владимир Путин Киссинджер турында: “Якты истәлеген саклаячакмын”Россия Президенты

Владимир Путин, АКШның элекке дәүләт секретаре Генри Киссинджерның вафат булуы сәбәпле, мәрхүмнең хатынының кайгысын уртаклашкан. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, сәясәтче, күренекле дипломат, дистәләрчә еллар буе зур абруй-хөрмәт казанган, киләчәкне алдан уйлап эш итүче зирәк дәүләт әһеле булган. Кайгы уртаклашу телеграммасы Кремль сайтына урнаштырылган.

“Ирегез Генри Киссинджерның вафат булуы сәбәпле олы кайгыгызны уртаклашам. Күренекле дипломат, дистәләрчә еллар дәвамында зур абруй-хөрмәт казанган, киләчәкне алдан уйлап эш итүче зирәк дәүләт әһеле арабыздан мәңгегә китте”, – диелгән телеграммада.Путин сүзләренә караганда, халыкара киенрекелекнең йомшаруы һәм Советлар Союзы белән Америка арасындагы килешүләр юлына чыгу (ә бу дөньякүләм иминлекне ныгыткан) нәкъ менә Генри Киссинджер исеме белән бәйле. Россия Президенты билгеләп үткәнчә, ул Американың дәүләт эшлеклесе белән шәхсән үзе күп тапкырлар аралашкан, һәм аның якты истәлеген күңелендә озак саклаячак.“Сезгә, шулай ук мәрхүмнең туганнары, якыннарына авыр югалтуны кичерүдә ныклык, сабырлык телим”, – дип йомгак ясаган Путин.Исегезгә төшерәбез: бүген АКШның элекке дәүләт секретаре Генри Киссинджер 100 яшендә вафат булган. Ул 1973-1977 елларда – Америка президентлары Ричард Никсон һәм Джеральд Форд идарә иткән чорда дәүләт секретаре вазыйфасын биләгән. Киссинджер АКШ белән СССР арасындагы киеренкелекне йомшартучыларның берсе булып санала.


Фикер өстәү