Йөрәк картаймый. 106 яшьлек Бибигамбәр әби җырлап күңел ача

80 яшенә кадәр су коенырга йөргән әле ул. 102 яшендә, балаларыннан качып,  бакчага  чүп утарга чыккан.  Нурлат районының  Каракүл авылында яшәүче 106 яшьлек Бибигамбәр әби Әхмәдиева турында авылдашлары, тиктормас, ут борчасы иде, ди. Дөрес, хәзер сикереп йөри алмый шул. Картлык тәки аяктан еккан, ул – урын өстендә. Тик кәефе булганда, җырлый әле.

Бибигамбәр, Каракүл авылы егете Госманга кияүгә чыгып, 11 бала  тудырган. Тик өчесе яшьли дөнья куйган.  Хәзерге вакытта биш баласы исән.  Иң олы  кызы Миннегайшәсе дә яшь буенча үз артыннан куып бара, аңа – 87. Әбекәй   урамның икенче башында гомер кичерә. Бибигамбәр әби исә төпчеге Әкълимә (паспорттагы исеме – Гөлсирә) белән яши.  Калган ике балалары да Нурлаттан ерак китмәгән. Узган ел Җиңү бәйрәме көнне 72 яшьлек улы Камил янып үлгән. Күршедә үзе генә яшәгән ул. Җирдә казынырга, бакчачылык белән шөгыльләнергә яраткан. Узган җәйдә унбер түтәл суган утырткан, теплицасында күп итеп помидор үстергән. Нәкъ менә аның бакчасына китмән тотып, чүп утарга йөргән дә инде әбекәй. Бу яшьтә  бил бөгеп йөрүенә кызлары каршы булган, әлбәттә. Әмма җилкенгән йөрәкне нишләтәсең? Бер чүп тә калдырмыйча, бакчаны ялт иттереп куйган. Сыерны да сиксәнгә кадәр тоткан. Аптырагач, кызлары: «Җитте инде, әни, күпме эшләргә була?» – дип, сөтлебикәне күрше авылга  илтеп тапшырган. Югыйсә 100 яшькә кадәр сыер сауган булыр иде әле. Тик торырга бер дә яратмаган шул. Җәен урманга җиләк, карлыган җыярга йөргән. Кызлары да, бу шөгыльне, әнидән калган чир, диләр.

https://vk.com/video-183169097_456240249

– Унбер баланы табып, үстерү өчен зур сабырлык кирәк. Күз алдына китерегез: әни ун ел буе көмәнле килеш йөргән дигән сүз бит ул! Олы апам миннән 21 яшькә олырак. Аның улы Васил белән бергә укыдык, – дип елмаеп куйды  66 яшьлек Әкълимә ханым.

Әкълимә апаның да хәсрәте юк түгел. Моннан 26 ел элек  ире Каракүлдә батып үлгән. Әкълимә апа башта КамАЗда эшләгән, аннан гаиләсе белән Нурлатка күченеп кайткан. Соңгы вакытта бар көчен, игътибарын әнисенә бирергә тырыша. Әбекәй – бәхетле кулларда. Бар җире чиста, тамагы тук.

– Моңа кадәр ярдәм кирәк булмады әнигә. Үзе  ашады, эчте, урамга чыкты.  Соңгы вакытта ризыкны блендерда ваклап ашата башладым. Күптән шулай кирәк булган икән. Ашказаны авыртуы бетте. Нәрсә бирсәм, шуны ашый. Итле ашын да, сөтле ризыкларны да. Әни картаюдан туктады кебек тоела миңа. Хәле алга да бармый, артка да китми. Гел бертөрле. Бергәләп мунча керәбез. Күтәреп алып барырга туганнар булыша. Рәхәтләнеп юына: хәле дә бетми, кан басымы да күтәрелми, күз тимәсен, – ди төпчеге.

Авыл кешеләре әбекәйне бик юмарт кеше, бик  оста йөзә иде дип искә алды. Салдакай авылыннан ул. Менә шунда Чирмешән елгасында коенып үскән. Каракүлне исә авылда кечкенә Байкал диләр. Менә шунда барып, җәйге челләдә су коенган. «Кая, читкә китеп торыгыз әле», – дигән дә, рәхәтләнеп, колач җәеп йөзгән. Сиксән яшь җиткәндә, кайсы авыл әбиенең  су кергәнен күргәнегез бар әле? Озын гомерле булуының сере тормыштан тәм табып яши белүеннән дә киләдер, мөгаен. Ул гына да түгел, икенче буын туганнары арасында  гасыр кичүчеләр дә бар икән. Димәк, нәселдәнлек тә үзенекен итә.

Бибигамбәр әбинең көне караватта уза хәзер. Әмма кызы әнисенең  картлыгына ямь өстәргә, күңелен күтәрергә тырыша. Өй тирәсендә эшләре беткәч, тавыклар ашаткач, аны җырлатырга да вакыт таба. Бергәләп «Утыр әле яннарыма»ны җырлыйлар. Әкълимә апа, «Бие, бие, Хәйбулла»ны такмаклый, кулы белән әнисенең аякларын тыпырдаттыра. Бераз булса да хәрәкәтләнсен, язылсын, диюе. Без әбекәйгә күпме генә сорау бирсәк тә, дәшмәде. Әллә ишетмәмешкә салышты шунда. Ә менә кызыныкын бик тиз ишетте. Үзенеке бит! Йөз яшьтән узган әни белән яшәүче кызның тормышы шундыйрак.  Баласының уфтанмыйча тәрбияләвен тоя, сизә ана йөрәге.

Сәрия Мифтахова

Сан

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 22 ноябрьгә китергән мәгълүматларга караганда, республикада  100 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк 215 кеше яши. Шуларның 20се – ир, калганнары – хатын-кыз.


Фикер өстәү