Урман бете кадалып аяксыз калган спортчы егет Руслан Габдрахмановка ярдәм кирәк

Сиңа дигән сынау тормышыңның кайсы өлешендә көтеп торганын берәү дә белми. Балтач районының Бөрбаш авылында яшәүче Руслан Габдрахманов – армиягә барырга әзерләнеп йөрүче, сау-сәламәт, спортчы егет санаулы вакыт эчендә коляскага калыр дип ышана торган булмый.

– Күрше егете ул безнең, 25 яше дә тулмаган. Кечкенәдән бик актив, үзе бик тыңлаучан, акыллы бала булды. Аны шушы хәлдә күреп, йөрәгебез нык авырта, аның турында «Ватаным Татарстан»га язып, ярдәм сорый алмыйсызмы? – дип мөрәҗәгать итте авылдашлары Гөлнур һәм Равил Хәйруллиннар. – Әти-әнисе ярдәм сорап өйрәнмәгән, улларына моңа кадәр дә кыйммәтле дарулар алдылар, хастаханә юлларын күп таптадылар… Сулыш алу өчен кыйммәтле аппарат кирәк булгач та, сорарга кыймый йөрделәр, ярый әле, авыл җирлеге башлыгы район җитәкчелегеннән ярдәм оештыртты…

Русланның әнисе Лариса ханым сөйли: «Авыл мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Сабадагы аграр көллияттә укыды. Аны тәмамлап, Балтачка эшкә урнашкан иде. «Авырыйм», – дип зарланмады. Шул чакта аны хәрби комиссариатка медкомиссиягә чакырдылар»…

Барысы да әнә шуннан башлана. Табиблар шикләнеп, Русланны Казанга тикшеренергә җибәрә. Хастаханә юлларында йөргәндә, әле чын  диагноз куйганчы ук инде аның аяклары авырдан йөри башлый, мускуллары тартыша, «эшләми». Табиблар «болезнь двигательного нейрона» дигән бик җитди диагноз куя. Русланны әти-әнисе кайларга гына йөртми, файдасы  булмый. Биш ел эчендә авыруы көчәя генә: аяклардан кулларга күчә, сулыш алуга, сөйләменә дә зыян килә. Башта авырлык белән йөргән аяклары бераздан бөтенләй тыңламый башлый.

– Мәскәүдә бер ай реабилитациядә булдык. Өч ай дәваланырга дигәннәр иде дә, акчага бәйле рәвештә тукталдык. Анда безгә авыруның төп сәбәбе урман бете диделәр. Улыбызга урман бете кадалганын белмәдек тә, күрмәдек тә. «Без дәвалый алмыйбыз», – дип, берничә чит ил клиникасын тәкъдим иттеләр. Кытайдагы клиникада башкалардан үзгә алымнар тәкъдим иткәннәрен белгәч, күңел купты. Улыбызны ничек тә аякка бастырасы килә. Анда бер ай дәваланганнан соң, өч ай өйдә алар биргән дару-үләннәр белән дәвам итәсе була. Дүрт айлык дәвалану өчен 1 миллион 500 мең сум акча кирәк. Акча җыйналып бетүгә безгә чакыру киләчәк. Рәхмәт яусын, авылдашларыбыз барысы да хәл кадәренчә булыша, ике ел элек янгыннан соң да алар ярдәме белән яңа каралтылар корган идек. Кешедән ярдәм сорау җиңел түгел, әмма, хәлебезгә кереп, улыбызның да, безнең дә иң зур хыялыбызны чынга ашырырга ярдәм итүчеләр булса, без гомеребез буе рәхмәтле булыр идек, – ди Лариса.

Русланга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:

карта Юнион пэй.

Газпромбанк счет номеры: 40817810563491257594.

БИК 044525823. Сивенкова Лариса Васильевна (әнисе).

Сбербанк картасы 89393961134 номерына бәйләнгән.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү