Татарстанның Иҗтимагый палатасы физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен кайнар линия оештырды

Татарстанның Иҗтимагый палатасында “Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә инвалидлык билгеләү һәм ярдәм чаралары” дигән кайнар линия узды. Белгечләр шулай ук инвалидларны эшкә урнаштыру, “Абилимпикс” чемпионатында катнашу буенча да сорауларга ачыклык кертте.

Шалтыратучыларның күбесе балага инвалидлык алыр өчен кая барырга, нинди документлар җыярга кирәк дип сорады. Шулай ук үзләренә тиешле даруларны ала алмаучылар да мөрәҗәгать итте. Белгечләр һәр шалтыратучыга кая барасын, бу проблеманы ничек хәл итәсен бәйнә-бәйнә аңлатып бирде.Урында ук хәл ителгән сораулар да булды.

Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр “Абилимпикс” бәйгесендә катнашырга теләкләре барлыгын белдерделәр. Андыйларга да эшне кайдан башларга икәнен аңлатып бирделәр. Кайбер сораулар исә җаваплы министрлыкларга җибәрелде.

Бу кайнар линиянең үзенчәлеге дә бар. Бирегә сораулар белән мөрәҗәгать иткән кешеләрнең барсында Казан Кремле буенча экскурсиягә чакырдылар.


Фикер өстәү