Алинә Заһитова: «Бүген Татарстан өчен чын күңелдән горурланам»

Мәскәүдәге «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан Республикасы көне дәвам итә. «ВТ» журналисты әлеге чарага килгән милләттәшебез, фигуралы шуу остасы, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова белән аралашты.

— Татарстан — минем өчен кадерле, туган республика. Бүген аның өчен чын күңелдән горурланам. Күргәзмәдә Татарстанны яңа яктан ачтым дисәм дә була. Спорт белән шөгыльләнгәч, республиканы күбрәк спортчы күзлегеннән белә идем. Мондый чаралар исә Татарстан белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә,- диде танылган спортчы.

Сүз уңаеннан, киләсе елда Казанда Олимпия чемпионы Алинә Заһитова исемендәге спорт мәктәбе ачылачак. Бу хакта күргәзмә-форумда Татарстанның спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.


Фикер өстәү