Мәскәүдә яшәүче Рүмзия Гайнуллина: «Халкым белән горурланам»

Мәскәүдәге «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан Республикасы көне дәвам итә. «ВТ» журналисты әлеге чарага килгән милләттәшебез белән аралашты.

— Инде 42 ел Мәскәүдә яшибез. Бу күргәзмәне оештырган милләттәшләремә бик зур рәхмәт! Концерт та искиткеч булды, туй йоласын карагач, яшьлектә кайткандай булдым. Халкым белән горурланам. Мәскәүдәге татарча спектакль һәм концертларны калдырганым юк, — дип сөйләде Рүмзия Гайнуллина «ВТ» журналистына.

Рүмзия ханым тумышы белән Чүпрәле районыннан. Туган нигездә 92 яшьлек әтисе яши.

— Әле ике атна элек кенә кайтып килдек. Туган якка, әти янына еш кайтам, — ди ул.


Фикер өстәү