Артист тормышының аерылгысыз өлеше – гастрольләр. Бу юлы без айлар буе өйләренә кайтып кермәгән кайбер җырчыларның хәлләрен белешергә булдык, гастрольле тормышлары турында сораштык.
«Гастрольле тормышка ияләнгән инде», – ди Илнат Фәрхуллин. Ул төркеме белән ай саен ун-унбиш концерт куя икән. «Менә шуннан санагыз инде... Өйгә бер-ике көнгә генә кайтып киләм. Концертлар ардырмый, юлда таушалабыз. Төркемдә беренче мәртәбә гастрольләргә йөрүче музыкантлар бар, быел алар да белде, күрде инде моның нәрсә икәнен», – ди җырчы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез