Газетага язылу

«Ягымлы үтерүче»: С гепатиты билгеләрен ачыклау мөмкин түгел...

Аерым саклану чаралары юк, вакцина уйлап чыгарылмаган, йоктыру юллары бихисап, билгеләрен ачыклау мөмкин түгел... Юкка гына С гепатитын халыкта «ягымлы үтерүче» дип йөртмиләр, күрәсең. Хроник вируслы С гепатитына каршы көрәш атнасына нәтиҗә ясап, белгечләр мәкерле чиргә каршы тору турында сөйләде. Шөкер, дәвасы бар.

«Ягымлы үтерүче»: С гепатиты билгеләрен ачыклау мөмкин түгел...
«Татар-информ»

 Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе эпидемиологик күзәтчелек бүлеге башлыгы Лилия Юзлибаева сүзләренчә, С гепатиты шактый җирдә сагалап йөри.

– Медицина манипуляцияләре аша, стериль булмаган шприцлар, энәләр кулланганда, стерильләштерү кагыйдәләрен бозганда йоктыру ихтималы зур. Кан тамырлары аша наркотик препаратлар кертү дә куркынычны арттыра. Төрле косметология, маникюр студияләрендә, тату салоннарында да куркыныч яный. Җенси юл белән йоктыру мөмкинлеген дә онытмыйбыз. Көнкүрештә, уртак теш щеткалары, кырыну җайланмалары аша йоктыру очраклары да бар, – ди Лилия Юзлибаева.

С гепатиты башка гепатитлардан нәкъ менә хроник төргә күчү  ихтималы зур булу белән аерыла. Чагыштыру өчен: Б гепатиты белән авыручыларда хроник үсеш ихтималы якынча 8–10 процент тәшкил итсә, С гепатитында ул 80 процент. Шунысы аяныч: аның билгеләре дә күп түгел. «Хәлсезлек, арыганлыктан зарланган, нәрсә дә булса эшләргә, укырга теләмәгән кешенең халәтен ялкаулык дип кабул итәргә дә мөмкин», – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов. Хроник стадиягә барып җиткәч, организмга йогынтысы да арта.

–  Авыру озакка сузылган очракта бавыр фиброзы һәм циррозы барлыкка килергә мөмкин, трансплантация зарурлыгына барып җитү куркынычы да яный. Озакка сузылган очракта чир башка әгъзаларга да зыян сала. Эндокрин, тире, йөрәк-кан тамырлары авырулары баш күтәрә, бөер зарарлана, канда үзгәрешләр башлана, – дип кисәтә табиб.

С гепатитына каршы махсус профилактика чаралары булмаса да, бүген табиблар аңа каршы көрәш алымнарын уңышлы куллана. Диспансеризация кысасында 25 яшьтән өлкәнрәк һәр кешегә 10 елга бер тапкыр С гепатитына антитәнчекләр скринингы уздыралар.

– Профилактиканың төп чарасы – нәкъ менә шул скрининг инде. Куркыныч янаган аерым төркем пациентларга: донорларга, авырлы хатын-кызларга, бавыр авырулары булган кешеләргә, операциягә баручыларга, медицина хезмәткәрләренә ул анализны болай да билгелиләр. Ачыкланган очракта, пациентлар аерым бер реестрга теркәлә һәм аларны алга таба күзәтәбез, – диде Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Юлия Созинова.

Авыруны вакытында ачыклап, вируска каршы дөрес дәвалый башлау уңышлы нәтиҗә бирәчәк. 2014 елда барлыкка килгән дарулар ярдәмендә дәвалану вакыты нибары 2–3, күп дигәндә 4 ай тәшкил итә. Пациентлар 98–100 процент очракта сәламәтләнә. Узган елны Татарстанда С гепатитыннан 1500 гә якын кешене дәвалаганнар. Юлия Созинова сүзләренчә, быел бу санны ике тапкыр арттырырга ниятлиләр.

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре