Шулай булмыйни: В витаминнарына, магний, калий, тимер, йод, клетчатка, антиоксидантларга гаять бай, шикәре дә табигый. Шуңа күрә печенье урынына күрәгә яки кара җимешкә өстенлек бирүчеләр һич ялгышмый, дигән фикердә табиблар. Ләкин арада сыйфатсызы да очраштыргалый. Иң әйбәтен, дөрес киптерелгәнен ничек сайларга? Белгечләр киңәшләрен тәкъдим итәбез.
«Кыяфәте»
Җимешне тотып карап алырга тырышыгыз. Исеме кипкән булса да, сыйфатлысы йомшаграк, «итлерәк». Катыраклары, бөрешкәннәре дөрес киптерелмәгәнне аңлата. Ә менә майлырак булып күренүенә (гадәттә кара җимеш, күрәгә, инҗир, банан шундыйрак була) шикләнәсе юк. Артык кибеп китмәсен өчен бераз май өстәгәннәр – бары шул гына. Аның бернинди дә зыяны була алмый.
Консервант
Күпләребез җимешнең матуррак, җетерәк төстәгесенә өстенлек бирә. Дөрес түгел бу. Ник дигәндә, киптергәннән соң теләсә кайсы җимешнең төсе берникадәр югалып, тоныкланып кала. Шуңа күрә кибет киштәсендә җете әфлисун төсендәге күрәгә яки үтә күренмәле алтынсу йөзем күрәсез икән, химикатлар белән эшкәртелгәнен белеп торыгыз. Бу максатта гадәттә сорбин кислотасы (Е200–202), күкерт диоксиды һәм сульфитлар (Е220, Е221, Е225, Е226) кулланыла. Әлеге өстәмәләр җимешне матурайтып җибәрә, бозылудан саклый. Кыскасы, төсе никадәр матуррак булса, шуның кадәр күбрәк «химия» сеңдерелгән, дигән сүз.
Цукат
Соңгы вакытларда, гадәттәге кипкән җимешләр белән беррәттән, экзотик илләрдән кайтарылган папайя, ананас, кокос, помело кебек тәм-томнар да күренә башлады. Ләкин болары – кипкән түгел, бәлки шикәр ширбәте сеңдерелгән җимеш кенә. Цукат дип атала ул. Башта аны шикәр ширбәтендә тоталар. Шуннан соң гына киптерәләр. Файдасы – юк дәрәҗәсендә. Ә менә консервантлары һәм буяулары чиктән ашкан. Бигрәк тә аллергиядән яки тазарып китүдән куркучыларга цукаттан читтәрәк йөрү хәерле.
Игътибар! Төрелмәдә булып, бик чиста тоелганын да юарга кирәк. Пычрагы-тузаны гына түгел, эшкәртелгән күрәгә, йөзем яки кара җимешнең химик матдәләре дә азмы-күпме юылып төшәчәк.
Сайлау кагыйдәләре
Йөзем. Теләсә кайсы виноград киптерелгәннән соң каралып китә. Фәкать сульфитлар гына аны алтынсу төскә кертә. Табигый йөзем ашыйсыгыз килсә, коңгырт төстәгесен генә алыгыз.
Күрәгә. Аксылрак әфлисун төсендәгесенә өстенлек бирегез. Төссезләнгәне яки коңгырт кызылы иң түбән сортлысы булып тора. Ә инде җете әфлисун төсендәгесе сульфитлар белән эшкәртелгәнен аңлата.
Кара җимеш. Ялтырап, зәңгәрсуланыбрак торырга тиеш. Коңгыртрак төскә кергәне җимешнең сыйфатсыз икәне, киптерелгәнче, кайнар су белән пешекләнгәне турында сөйли.
Алма. Саргылтымрак төстәгесе – сыйфатлы, коңгыртрагы – түбән сортлы. Дөрес киптерелгәне йомшаграк була.
Хөрмә (финик). Шомарагы, өслегендә шикәр бөртекләре булмаганы әйбәтрәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез