Бу тантана Казанда Флорида Әгъзамовның тууына 90 ел тулуга багышланган халыкара медиафорум кысаларында узды. Биредә Флорид Әгъзамованың туганнары, КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы вазыйфаларын башкаручы Васил Гарифуллин, шулай ук элеккеге студентлар: «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, «Татарстан» ДТРК җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов һәм башкалар катнашты. Шамил Садыйков сүзләренчә, Флорид Әгъзамовны Татарстанның «журналистика кояшы» дип атарга була.
-Сездән башка без булмас идек, тормыш һәм журналистика башка төрле булыр иде, – диде Шамил Садыйков. «Татарстан» ДТРК җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов исә үзенең укырга йөрергә яратмавын искә төшерде.
-Флорид Әгъзамов минем аркада шелтә алган кеше. Ничә еллар узса да, шуның өчен оялып яшим,- диде Фирдүс Гыймалтдинов. Ул миңа гел әйтә иде: «Килер бер көн, сине җиткәче итеп куярга теләрләр, ә синең дипломын булмас. Шул вакытта дипломлы кеше синең урыныңны алыр. Укуын безгә түгел, үзеңгә кирәк, тырыш дипломлы бул». Әле ярый сүзен тыңлап укып, дипломлы булдым, дип истәклекләре белән уртаклашты «Татарстан» ДТРК җитәкчесе.
КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы вазыйфаларын башкаручы Васил Гарифуллин үз чиратында, Флорид Әгзамовка багышлап бу көннәрдә «Кеше һәм цифрлы киңлек» халыкара медиафорумы узу торунда сөйләде. «Анда медиа өлкәне тикшерүчеләр, укытучылар, студентлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә практик белгечләр катнашты. Алар Россиянең медиа киңлеген үстерү, Цифрлаштыру шартларында журналистиканы трансформацияләү, шулай ук ясалма интеллектның җәмгыятькә һәм медиакоммуникациягә йогынтысы турында фикер алышты. Чара галим истәлегенә багышланган фәнни укулар традициясен дәвам итә, әмма быел алар беренче тапкыр халыкара медиафорум форматында узды», диде Васил Гарифуллин.

-Флорид Әгъзамовка килгәндә, ул бөтен яктан да безгә үрнәк булырдай шәхес иде. Фән ягын алсак та, аның тикшермәгән өлкәсе юк иде. Татар журнистикасының тарихын, гуманизм мәсьәләләрен бик актив тикшерде. Ул университет укытучылары журналистика тормышында кайнарга тиеш, дип санады. Хәзер дә бездә укыткан укытучылар барысы диярлек журналистикада эшләүчеләр,-диде Васил Гарифуллин.
Форум эшенә килгәндә, биредә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та чыгыш ясады. Алар билгеләп үткәнчә, заманча технологияләр медиаөлкәнең сизелерлек үзгәртә һәм журналистлар эшенә яңача якын килүне таләп итә.
-Ясалма интеллект, һичшиксез, тормышны җиңеләйтә һәм яңа мөмкинлекләр ача. Әмма шуның белән бергә без җәмгыять һәм профессиональ бергәлек хәл итә алмаган күп кенә яңа проблемалар белән очрашабыз, – дип ассызыклады А.Сәлимгәрәев.
Хәзерге заман мәсьәләләре турында сөйләгәндә, Илшат Әминов, ясалма интеллект үсеше җәмгыять алдына яңа гуманитар мәсьәләләр куя, шул исәптән шәхси мәгълүматларны һәм цифрлы тәңгәллекне яклау белән бәйле, дип билгеләп үтте.
Форум эше бүген «түгәрәк өстәл» утырышы белән төгәлләнде. Биредә катнашучылар да Флорид Әгъзамов белән булган кызыклы вакыйгалар, якты истәлекләр белән уртаклашты «Казанские ведомости» баш мөхәррире Венера Якупова: «Ул безне журналистикада иң мөһиме – гуманизм дип өйрәтте. Журналист ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешегә ярдәм итәргә, проблеманы иң кешелекле ысул белән хәл итәргә тиеш дия иде. Ул үзе һәрвакыт студентларның тормышы белән кызыксынды. Хәл итеп булмаслык проблемадан чыгу юлын таба иде» дип искә алды.
Исегезгә төшерәбез, Казан журналистика мәктәбенә нигез салучы Флорид Әгъзамов озак еллар Ульянов-Ленин исемендәге КДУның (хәзерге КФУ) журналистика кафедрасын җитәкләде, ә аның укучылары бүген Татарстанның әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары белән җитәкчелек итә. Галим истәлегенә КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә исемле аудитория эшли. Ел саен университетта аның фәнни һәм педагогик мирасына багышланган фәнни укулар уза.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез