Куркыныч уен
Уенчык кибетләрендә, балаларның кулларында куркыныч курчакларга күзегез төшкәне бардыр. Йөзләгән уенчык арасыннан нәкъ менә монстрга охшашлары белән уйнарга яратучы балаларның әти-әниләре, мөгаен, моның өчен бик борчыладыр. Кайбер төрләрен хәтта түрәләрнең дә тәнкыйтьләп чыкканы булды. Тик ни сәбәпле балалар куркыныч уенчыкларны ярата соң? Әти-әниләргә нишләргә?
Сәбәпләре
Балалар психологлары сүзләренә караганда, мондый уенчыкны сайлаганда, бала үзен һәрвакыт явызлык белән тиңләштерми. Үсеш психологиясе күзлегеннән караганда, бу дөньяның куркыныч аспектларын символик рәвештә кулга ияләштерү ысулы булып тора.
Зурлар дөньясы балага аңлаешсыз һәм шуңа да ул аңа куркыныч әйберләр белән тулы булып тоела: бүлмәдәге күләгәләр, көчле тавышлар, конфликтлар һ.б. Монстр белән уйнаганда, бала үзе курыккан әйбернең «хуҗа»сына әверелә, шул рәвешле идарә итү, контроль белән таныша.
Бала, монстр белән идарә итеп, нәрсәнең рөхсәт ителүен, ә нәрсәнең ул чикләрдән чыгуын тикшерә: минем персонажым барысын да җиңсә, нәрсә булыр? Башкалар ничек җавап бирер? Бу эмпатия һәм әхлакый аң формалаштыруның мөһим этабы булып тора.
Буыннан-буынга
Куркыныч уенчыклар элек тә булган. Әйтик, әкиятләрдәге Горыныч, Убырлы карчык, Кощейлар һ.б. 1990 нчы, 2000 нче елларда, Көнбатыш мультфильмнары һәм видеоуеннары килеп кергәч, балалар ташбака-ниндзялар һәм покемоннар белән мавыга башлады. Хәзер исә балаларны виртуаль мохиттәге монстрлар кызыксындыра.
Кайчан куркырга?
Бала монстрлар белән уйный, әмма шул ук вакытта башка уеннарга да күчә ала, аның кәефе тотрыклы, ул башка балаларга һәм хайваннарга карата агрессия күрсәтми икән, бу – нормаль хәл.
Бала фәкать куркыныч уенчыклар гына сорый, аның уены гел бертөрле, һәрвакыт агрессив икән, ул караңгылыктан, карават астындагы монстрлардан курка башлый (уендагы образ чын куркуга әйләнә), йокысы яки аппетиты бозылган, мәктәптә яки бакчада агрессия барлыкка килгән икән, борчылыр өчен сәбәп бар.
Әти-әниләргә нишләргә?
• Тыймагыз. Тыю кызыксынуны көчәйтәчәк кенә.
• Кызыксыныгыз. «Аның турында сөйлә әле? Исеме ничек? Нәрсә ярата ул? Ул яхшымы, әллә усалмы?» – бу сораулар артык булмас. Бу сезгә баланы куркыныч уенчыкларның кайсы ягы, нәрсәсе җәлеп иткәнен аңларга ярдәм итәчәк.
• Эчтәлегенә игътибар итегез. Бу персонажларның нинди мультфильмнардан яки уеннардан булуын өйрәнегез.
• Хис-кичерешләр турында фикер алышыгыз. Балагыздан: «Синең үзеңә куркыныч түгелме?» – дип сорарга онытмагыз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез