Газетага язылу

Психологы Любовь Лавренева: «Элеккеге гаилә институты җимерелде»

«Барлык бәхетле гаиләләр бер-берсенә охшаган, һәр бәхетсез гаилә үзенчә бәхетсез». Гаилә институты бик зур үзгәрешләр кичерсә дә, Лев Николаевич Толстойның әлеге гыйбарәсе әле дә актуаль. Ул үзгәрешләрнең сәбәпләре нидә? Ә нәрсәләр үзгәрешсез кала?

Психологы Любовь Лавренева: «Элеккеге гаилә институты җимерелде»

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә гаилә психологы Любовь Лавренева ярдәм итте.

 

– Соңгы елларда гаилә институты, гаилә моделе ничек үзгәрде?

– Үзгәрешләр гаять күп. Элек патриархаль гаилә моделе өстенлек итә иде: ир – туендыручы, хатын-кыз – гаилә учагын саклаучы. Кайчандыр хатын-кызларның белем алу мөмкинлеге булмаган, алар акча эшли алмаган, тулысынча иренә һәм аның гаиләсенә буйсынган.

 

Алгарыш һәм эмансипация (хатын-кызларның азатлык алуы) барысын да үзгәртте: элеккеге гаилә институты җимерелде. Хәзер яңа гаилә институты формалаша. Әйе, нәкъ менә формалаша, чөнки ул әлегә тулысынча урнашмаган. Хатын-кызларның хокуклары артты, алар укый, эшли, карарлар кабул итә. Билгеле, бу аларның гаиләдәге роленә дә йогынты ясады.

 

Моннан тыш, медицина да бер урында тормый: гомер озынлыгы артты, үлем очраклары кимеде. Кайчандыр 20 ел бергә яшәп, балаларны аякка бастыра алу бик сирәк хәл булса, хәзер гаиләләр, озаграк яшәгән саен, яңадан-яңа кризисларга юлыга. Балалар үсә, гаиләдә «буш оя» чоры башлана, ир белән хатын икесе генә кала, бер-берсе белән ничек яшәргә белми...

 

Хәзер аерылышу табигый хәлгә әйләнде. Элек исә мондый мөмкинлек бөтенләй булмаган. Урбанизация да гаиләләр структурасына тәэсир итте – кайчандыр авыллардагы нәселләре белән яшәгән гаилә моделе юкка чыкты, хәзер исә бер йортта ир, хатын һәм балалар гына яши.

 

– Бу үзгәрешләрнең уңай һәм тискәре яклары нинди?

– Һәр үзгәреш ике яклы. Бер яктан, элек «түзәргә» кирәк иде. Һәм күп кенә гаиләне менә шул сабырлык саклап калды. Икенче яктан, хәзер сайларга мөмкинлек бар. Син үзеңә туры килгән кеше белән яши аласың. Түзү-түзмәү дә – синең эш.

Хәзер гаиләдә рухи якынлык аерым әһәмияткә ия. Элек мөнәсәбәтләрдә рольләр, бурычлар мөһим булса, хәзер инде ышаныч, ярдәм, үзең була алу мөмкинлеге төп кыйммәткә әверелде. Рухи бәйләнеш гаиләләрнең нигезенә әйләнде.

Шулай ук системадагы үзгәрешләр дә яңа кыенлыклар тудырды. Элек гаилә кыйммәтләре җәмгыять, дин, традицияләр тарафыннан да саклана иде. Ничек дөрес булуы һәрьяклап әйтелде, кысалар катгый иде. Хәзер алар җимерелде.

 

Бер яктан, бу кешегә ирек бирде. Әмма шул вакытта кешеләрнең кыйммәтләре, ориентирлары, таянычы юкка чыкты. Ә ничек дөрес? Гаилә нәрсә соң ул? Төгәл генә җавап бирүче юк.

– Гаилә институты үзгәрә, дисәк тә, күпләр, телиләрме алар, юкмы – әти-әниләренең гаилә моделен кабатлый. Шул ук вакытта, хаталарны да. Бу ни өчен шулай?

– Ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләренең беренче моделе гаиләдән алына. Без я аңсыз рәвештә үз гаиләбездә булганны кабатлыйбыз, я бөтенләй башкача яшәргә атлыгабыз, имеш, «мин беркайчан да әти-әни кебек булмам». Ләкин бу юлның икесе дә бик үк дөрес түгел. Иң яхшысы – аңлы рәвештә сайлау: мин әти-әни мөнәсәбәтләреннән нинди сабак алам? Ә нәрсәне үземчә эшлим? Бу зур тырышлык таләп итә.

 

– Ә балаларның аңына сәламәт гаилә моделен ничек салырга?

– Бары тик үз тәҗрибәң һәм үрнәгең белән генә. Балалар ата-ананың ничек аралашуын, конфликтларны ничек хәл итүен, бер-берсен ничек кайгыртуын сеңдерә. Әлбәттә, идеаль гаиләләр булмый, ләкин балалар хөрмәт, аңлау, бер-береңә терәк булуга корылган мөнәсәбәтләр күреп үссә, артыгы кирәкми.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре