Татарстанда Биләр шәһәрлеген файдалану режимын расладылар

Татарстанда Биләр шәһәрлеге территориясен файдалануның махсус режимы расланды. Тиешле документка Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин кул куйды.

Приказ нигезендә, шәһәрлек территориясендә мәдәни мирас объектларын саклауның федераль органы тарафыннан рөхсәт ителгән археологик казулар уздырырга мөмкин. Шулай ук тикшеренүләр, проект, җир, төзелеш, мелиорация һәм хуҗалык эшләрен башкару, урманнардан файдалану эшләрен башкару да рөхсәт ителә. Шул ук вакытта мәдәни мирас объектының сакланышы тәэмин ителергә яисә коткару археологик кыр эшләре алып барылырга тиеш, дип төгәлләштерелә. Мондый планнарны вәкаләтле орган белән килештерү мәҗбүри шарт булды.


Фикер өстәү