Университеттагы шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 11гә җиткән

Филиппинның Марави шәһәре университетында террорлык акты булган. Һәлак булучылар саны 11 гә җиткән, 45 кеше зыян күргән. Бу хакта “Российская газета” «Manila Times” басмасы хәбәренә таянып яза.
Моңа кадәр дүрт кешенең һәлак булганлыгы турында хәбәр ителгән.
Терорчылык акты кичә – якшәмбе иртәсендә Минданао дәүләт университеты каршындагы гимназия бинасында католиклар гыйбадәте вакытында булган.
“Reuters” хәбәренә караганда, шартлау өчен җаваплылыкны “Ислам дәүләте” террорчылык оешмасы (Россиядә тыелган) үз өстенә алган.


Фикер өстәү