Карап атлыйсы: көннәр суытканнан соң имгәнүчеләр саны ике тапкыр арткан

Бу көннәрдә Татарстан травмпунктларыннан кеше өзелми. Көннәр суытып, аяк асты боз белән каплануга республикада имгәнүчеләр саны ике тапкыр арткан. Бер травмпунктка көненә уртача 15ләп кеше мөрәҗәгать итә.

Барысында да диярлек бер гозер – кемдер бозда таеп егылып, оча-бот һәм муен сөяген сындырган, кулын каймыктырган. Бөтен республикада шул хәл. Әлмәттә ике көн эчендә бозлавык аркасында 100дән артык кеше имгәнгән әнә. Түбән Камада бозлавык аркасында бер көн эчендә 20 кеше зыян күргән.

Казанның 12 нче шәһәр хастаханәсе травматологларының да бу көннәрдә эштән бушаганнары юк. Көненә 80ләп кешегә ярдәм күрсәтә алар. Имгәнүчеләр арасында 35–60 яшьлекләр күбрәк. Әле бер ай элек кенә 58 яшен тутырган Надия Гарәпшина – шуларның берсе. Көннәр кисәк суыткан беренче көнне үк бозлавык корбаны булган ул.

– Кибеткә барырга дип чыккан идем. Подъезддан ерак китәргә дә өлгермәдем, аягым таеп, дөмбердәп бозга килеп төштем. Тору түгел, селкенә дә алмадым. Узып баручылар ашыгыч ярдәм чакыртты. Сул кулым сынган булып чыкты. Унбиш ел элек шулай бозлавык аркасында уң кулымны сындырган идем инде, – ди ул.

Табиб-травматолог Булат Вахитов сүзләренә караганда, кеше күбрәк өйдән чыгуга ук имгәнә икән.

– Гадәттә, кеше егылганда кулына таянып калырга тырыша. Шуңа күрә имгәнүчеләр арасында кулы сынучылар күп. Бот, муен сөяге сыну, кул каймыгу очраклары да күп, – ди табиб.

Балалар арасында да имгәнүчеләр күп. Республика клиник балалар хастаханәсенә узган атнада 20 баланы алып килгәннәр. Аларның күбесе урамга уйнарга чыккач имгәнгән. Белгечләр кышкы чорда ата-аналарга аеруча игътибарлы булырга куша. Ник дигәндә, кар ятуга балалар арасында тау шуганда, бигрәк тә «ватрушка»да җилдергәндә имгәнүчеләр саны бермә-бер арта.

Табиб-травматолог Ирек Вәлиев бозлавыклы көннәрдә аеруча игътибарлы булырга, аяк астына карап йөрергә киңәш итә.

– Аяк киеме үкчәсез, уңайлы, таймый торган, резин табанлы булырга тиеш. Бозлы юлдан барганда, аякларны җирдән аермыйча, чаңгы шугандагы кебек хәрәкәт итәргә кирәк. Имгәнү-җәрәхәтләнүләрдән саклану өчен шуннан да яхшысы юк. Куллар кесәдә булмасын. Юкса, андый халәттә егылганда баш һәм аркага зур зыян килә. Өлкән яшьтәгеләр урамга резин очлыклы кул таягы белән чыксын иде, – ди табиб.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү