«Туры элемтә» вакытында Россия Президенты Владимир Путиннан ил составына кушылган яңа төбәкләрнең киләчәге турында сорадылар. Яңа төбәкләр белән ни булыр? Президент шул сорауга җавап бирде.
– Әлбәттә, бар нәрсәдә мин әйткәнчә генә бармый, шулай булсын иде дә ул… Тик үз максатыңа ирешергә омтылырга кирәк. Яңа төбәкләрнең икътисады инде торгызыла. Анда күп эшләр башкарылачак, – диде Путин. – Илнең яңа төбәкләрен үстерүгә федераль бюджеттан ел саен триллион сумнан артык акча каралган. Яңа төбәкләрдән ил бюджетына быел 170 млрд сум түләде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat