Владимир Путин «туры элемтә»гә килгән Татарстан журналистының соравына җавап бирде

Россия Президентының «туры элемтә»сендә Татарстан журналистлары да катнаша. Чара барышында дәүләт җитәкчесе хезмәттәшләребезнең соравына да игътибар итте.

Сорау Иделдәге суның кимүе хакында иде. Бу сорауны «Бизнес Онлайн» журналисты Елена Усманова бирде.

– Бу елны Идел буе төбәкләре халкы Куйбышев сусаклагычының коточкыч дәрәҗәдә кимеүенә юлыкты, – диде журналист. – Иделнең саегу проблемасын ничек хәл итәргә? Мондый мөнәсәбәт белән төп елгабызны югалтмабызмы?
– Бу алай булмас дип ышанасы килә. Энергетиклар һәм башка су кулланучылар арасында мәнфәгатьләр конфликты бар, – дип җавап кайтарды дәүләт башлыгы әлеге сорауга. – Энергетиклар суны югары дәрәҗәдә тотарга, ә, моннан тыш, моряклар фарватерның тирән булуын тели. Хөкүмәт бу сорауны читкә куймас. Әлбәттә, проблема бар.


Фикер өстәү