Уфа шәһәрендә үз фатирында җан биргән 56 яшьлек Әлфиянең гәүдәсе инде биш ай моргта ята.
Аның танышы Вероника UFA1.RU порталына мөрәҗәгать иткән һәм ярдәм сораган. Ул Әлфиянең туганнарын эзләүдә булыша.
— Миңа тикшерүче тәнендә инде кортлар бар дип әйтте, — ди ул. — Тиздән анда күмәргә бернәрсә дә калмаячак.
Әлфиянең туганнарын эзләү берничә ай дәвам итә. Кайбер мәгълүматлар буенча, аның Рәмис исемле туганы бар, әмма ул элемтәгә чыкмый.
— Минемчә, бәлки, аны үз көчебез белән, туганнарысыз күмәргә кирәктер — дип фаразлый Вероника.
Үлгән хатынның танышлары аның дошманнары булмаганлыгын һәм үз-үзенә кул сала алмаганлыгын әйткән.