Кайсында «Алтын…» күбрәк: 24 нче «Татар җыры» ниләр белән истә калды?

Дубайдан кайткан Илназ, рекордчы Айдар Галимов, Ришаттан Маратка күчкән кызлар. Быелгы «Татар җыры-24» фестивале, мөгаен, әнә шулар белән истә калгандыр. «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концерт залында узган тамашаны 2,5 мең ярымга якын халык белән бергә «ВТ» хәбәрчесе дә карады.

Декабрь ахырында эстрадада төп вакыйга булган «Татар җыры» фестивален карау күпләр өчен традициягә әйләнде. Шул исәптән журналистларга да. Алдагы елларда матбугат очрашуы оештырып, концертның яңалыклары, үзенчәлекләре белән уртаклашсалар, быел алай итеп тормадылар. Концертның үзендә дә әллә ни үзгәрешләр күрмәдек. Нигездә, бар да элеккечә иде. Билет бәяләре «тешли» торган, уртача алганда 4–5 мең сумнан узып китсә дә, залда буш урын булмады диярлек. 4,5 сәгать барган тантана җырларга заманча яңгыраш бирүче «Зәкәрия» фолк төркеменең төрле телләрдә попурри башкаруыннан башланды.

Кешене киеменә карап каршы алабыз бит инде. Артист халкын бигрәк тә. Шуңа бу теманы да читләтеп узып булмас. Беренче бүлектәге бөтен җырчы карадан, актан, яки аклы-каралыдан чыкса, икенчесендә ялтыравыклы костюм-күлмәкләрдән иделәр. Гаҗәп түгел, бу сезонда алтын һәм көмеш төсләр модада бит.

«Татар җыры»н Гөлназ Сәфәрова, Рамил Шәрәфиев һәм Айрат Ильясов алып барды. Шунысына игътибар иттем: алып баручыларның елдан-ел сүзләре кими бара кебек, мәзәкләр дә азрак яңгырады. Бер яктан караганда, бу бик яхшы. Җыр тыңларга килгән тамашачыны озын-озак сүзләр, урынсыз шаярулар белән ялыктырмадылар. Истә калган берничәсен генә әйтеп узам: ел дәвамында халык телендә йөргән вакыйгалар – Ришат белән Тәтишканың кавышуы, Дубайга юлламалар, Ришат Төхвәтуллинның Марат Яруллинга күчкән фанат кызлары, Илсөя Бәдретдинованың концертта әллә ничә төрле күлмәк алыштыруы, Илмира Нәгыймованың кияүгә чыгуы турында булды.

Артистлардан беренче булып, хатын-кызлар арасында популяр булган җырчы Әнвәр Нургалиев чыкты. «Барс-Медиа» компанияләр төркеме директорлар шурасы рәисе Камил Гәрәев кулыннан сәхнәдә «Алтын барс» сынын алган бердәнбер җырчы булды ул. Калганнарга сәхнә артында гына өләштеләр.

Алып баручылар «Алтын барс»лы булуны Олимпия уеннарында алтын медаль алу белән тиңләделәр. Һәр ел фестивальдә 30дан артык җырчы катнаша. 24 ел эчендә 700дән артык «Алтын барс» сыны бирелгән дигән сүз бу. Кайсы җырчыда алтын күбрәк һәм кайсы иң бае? Айдар Галимов икән. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты быел 24 нче тапкыр фестиваль лауреаты булды. Җырчы сәхнәдә иң күп бүләк алучы да булгандыр әле. Кочак-кочак чәчәк бәйләмнәренә күмделәр үзен.

Беренче «Алтын барс»ын алган җырчылар өчен дә сөенеп утырдык.  Шундыйлардан, әйтик, Сиринә Зәйнетдинова. Тамашачы күңелен «Балам» җыры белән яулап алды ул. Руслан Кираметдинов белән дуэтын да яратучылар күп. Сер түгел: быелгы «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясендә Руслан Кираметдинов булмаганга, халык бик борчылган иде. Хәзер күңелләре тынычлангандыр, шәт.

Әтиле-уллы Илназ һәм Зиннур Сафиуллиннар икесенә бер статуэтканы бүлде. Илназ «Татар җыры» өчен Дубайдан махсус кайткан. Алып баручылар да бу хакта телгә алмыйча булдыра алмады. Айрат җылы якка барасы килүен әйткәч, Гөлназ: «Казан блогерлары 5 меңгә Дубайга путевка сатканда алган идең бугай, бармадыңмы?» – диде. «Ярты зал да алган, ахрысы. Ап-ак загарлары белән утыралар әнә», – дип төрттерде Айрат Ильясов. Кызык та, кызганыч та. Әтиле-уллы җырчылар сәхнәдә Зиннур Сафиуллин язган популяр җырлардан торган попурри башкарды.

Күптән түгел хастаханәдә ятып чыккан артистлар да, тернәкләнеп, «Татар җыры» сәхнәсенә чыгып басканнар иде. Тәне пешеп, Теләчедә дәваланып кайткан Илнат Фәрхуллин сикерә-сикерә җырлады. Декабрь башында реанимациягә эләккән Ришат Фазлыйәхмәтов та «в строю» иде.

Концерт дәвамында берничә җырчы үзенә хас булмаган образ, стильдә чыгыш ясады. Мәсәлән, классик, озын күлмәкләрдән күрергә күнеккән Эльмира Кәлимуллина тамашачыны кыска, ялтыравыклы күлмәге белән гаҗәпләндерде. Данир Сабиров башта моңсу җыр җырлады. «Заманалар үзгәрә, мине дә моңсу җырлар белән «Татар җыры»на чакыра башладылар», – дип шаяртты. Икенче итеп, үзенә күбрәк хас булганча, күңелле җыр башкарды. Әллә ни кул гына чапмадылар. Моны үзе дә сизде, ахрысы: «Әллә Рөстәм Нургалиевич булганга оялалар шунда, гадәттә, алай түгел иде минем концертларда», – диде, җырлап бетергәч. Ә концертта иң эмоциональ чыгыш Азат Фазлыевныкы булгандыр, мөгаен. Бар күңелен биреп, тирләп-пешеп җырлап чыкты ул. Татар эстрадасының «буйдак красавчигы» Марат Яруллин да кимен куймады. Башта кызларны үзенә гашыйк иткән, хәзер инде камыт кигән Ришат Төхвәтуллин «подписчик»ларының хәзер Марат Яруллинга күчүе турында да шаярулар булды.

Яңа гына өч айлык гастрольләрдән кайтып төшкән Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар да – фестивальнең яңа лауреатлары. Гадәттәгечә, матур, күңелгә үтеп керерлек итеп җырладылар. Аннан бигрәк, тамашачының күбесе, бигрәк тә ир затыннан булганы Зөлфирәнең тирән декольтелы күлмәген истә калдыргандыр. Алмаз Мирзаянов исә репертуарларында Зәйнәб Фәрхетдинованың «Ялгызлык утында янмагыз» җыры алдыннан гел дулкынлануын әйтте. «Яшь аермасы 10 ел булгач, тигез, матур картлык та теләп була торган түгел. Зөлфирә ялгыз калмаса ярар иде, дип борчылам инде», – дип шаяртты җырчы.

Концертта яшьрәкләр мәхәббәт, Татарстан табигате турында җырласалар, легендар Зөлфәт Хәким, Салават Фәтхетдинов, Идрис Газиевның җырлары тантанага тирәнрәк мәгънә өстәде, эчтәлеген баетып җибәрде. Милли башланган тамаша шулай тәмамланды да. Филүс Каһиров белән Марат Галимов башкарган «Татар телем» җырына барлык зал аягүрә басып, кушылып җырлады.

 


Фикер өстәү