Яңа пандемиянең башлануы турындагы хәбәргә ачыклык керттеләр

Микоплазмалы инфекциягә бәйле бернинди дә яңа пандемия юк. Мәгълүм штаммнарда яңа мутацияләр ачыкланмады. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Попова әйтүенчә, без кичергән һәм иммунитетларыбызга зыян салган пандемиянең кайтавазы гына бу. Микоплазмалы инфекция даруларга бирешми, дип уйлауга бернинди дә җирлек юк.

Октябрь урталарында Кытайның сәламәтлек саклау өлкәсендәге белгечләре илдә сулыш органнары авыруларын ияртүчеләрнең нык артуы турында белдергән. Аларның фикеренчә, моның сәбәбе ковидка бәйле чикләүләрне бетерү һәм, гриппны, микоплазмалы үпкә ялкынсынуын (бигрәк нәни балаларны сагалаучы бактериаль инфекция), сулыш органнары вирусын һәм ковидны кертеп, төрле инфекцияләрнең берьюлы таралуы.

Ноябрь ахырында төньяк Кытайның кайбер төбәкләрендә балалар арасында үпкә ялкынсынуы очракларының ешаюы мәгълүм булган. Шулай ук Европаның кайбер илләрендә (Франция. Германя һәм Нидерландны кертеп) чирләүчеләрнең артуы турында мәгълүматлар күренә башлаган.


Фикер өстәү