Владимир Путин яшь аналарга бәйле законга кул куйган

Дәүләт башлыгы үзе ярдәм чарасын киңәйтергә тәкъдим иткән.

Россия Президенты Владимир Путин декрет ялыннан вакытыннан алда чыгучыларга бала карау буенча пособиене саклап калуны күздә тоткан законга кул куйган. Бу хакта “ТАСС” яза.

Шула й итеп, ана (яки ата) вакытыннан алда, ягъни баласына 1,5 яшь тулганчы эшкә чыккан очракта да айлык пособие сакланып калачак. Компания бетерелү сәбәпле йөклелек һәм декрет ялы вакытында эштән җибәрелгән аналарга да кагыла бу.
Дәүләт башлыгы июнь аенда Петербург халыкара икътисадый форумында ярдәм чарасын киңәйтергә тәкъдим иткән. “Декрет пособиесе хезмәт хакын алыштырмаска, ә аңа өстәмә булырга тиеш, шуңа күрә пособиене тиешле бөтен чор дәвамында түләргә кирәк”, – дип басым ясап әйткән ул.


Фикер өстәү