Автомойкада бик көчле шартлау булган: зыян күрүчеләр бар

Башлангыч мәгълүматларга караганда, газ баллоны шартлаган булырга тиеш.
Ижевскида, бик көчле шартлау сәбәпле, автомойка җимерелгән. Өч кешегә зыян килгән. Бу хакта “KazanFirst” Россия МЧС төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр фаҗиганең видеосын социаль челтәрләргә тараткан. Алардан күренгәнчә, автомойка эчендә башта ниндидер яктылык пәйда булган, шуннан соң нәрсәдер бик каты шартлаган.
Шул тирәдә генә кешеләр булган. Өчесенә зыян килүе мәгълүм.


Фикер өстәү