Ярдәм кулы. Лисичанск һәм Рубежное башлыклары Татарстанга рәхмәт әйтә

Татарстан ярдәме белән үзгәрдек. Казанга килгән Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре башлыклары республикага рәхмәтен әнә шундый сүзләр аша җиткерде. Алар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашып, киләчәктә башкарылачак эшләр хакында сөйләште. Сүз уңаеннан, кунаклар Муниципаль берәмлек советы съездында да катнашты.

Татарстан ярдәм итеп торганга күрә, Лисичанскида инфраструктура торгызыла, су һәм электр энергиясен эшләтеп җибәрү юнәлешендә күп эш башкарыла. Лисичанск шәһәре мэры Эдуард Сахненко әйтүенчә, республика Россиянең яңа төбәгенә тыныч тормыш бүләк итте.
Ул Татарстанга, гуманитар йөк җибәреп торулары өчен, аерым рәхмәтен әйтте. Мәгълүм булганча, Татарстан бу шәһәргә барлыгы 2 мең тоннадан артык азык-төлек җибәргән.
– Без хәзер Татарстандагы шәһәр идарәсе тәҗрибәсен үзләштерергә җыенабыз, – дигән ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. – Киләчәктә исә сәнәгать комплексын торгызуда ярдәм сорарга телибез. Кешеләргә эшләргә урын кирәк.
Рубежное шәһәренә дә тормыш кайта. Шәһәр администрациясе башлыгы Сергей Хортив әйтүенчә, Татарстан шефлыгында Рубежноеда барысы да үзгәргән.
– Башлангыч ремонт өчен кирәк-яракларыбыз булды. Кышка шулай әзерләндек, – ди ул. – Татарстан әле дә ярдәм итеп тора. Үз көнебезне үзебез күргәндә бик авыр иде. Су белән тәэмин итү, су чыгару мәсьәләләре хәл ителде. Моннан бик күп кеше газаплана иде. Татарстан ярдәме белән монысы да хәл ителде. Татарстанның ярдәмгә килүе безнең өчен сөенечле хәбәр булды. Киләчәккә дә өметләребез зурдан.
Киләчәк димәктән. Татарстан Рәисе белән очрашуда сүз мәктәпләрне һәм хастаханәләрне ремонтлау турында барды. Хәзер социаль учреждениеләрне җиһазлар белән тәэмин итү бурычы тора.
Моннан тыш Эдуард Сахненко һәм Сергей Хортив берничә социаль, спорт һәм мәдәни объектларны карады, Бәшир Рәмиев исемендәге IT паркка керде, ТКХ һәм җылылык бирү челтәре өлкәсендәге эш белән танышты.

Фото: https://rais.tatarstan.ru/


Фикер өстәү