“М-7” юлында интернет тизрәк эшли башлаган

“МТС” Актаныш районы Пучы авылы тирәсендәге һәм Казаннан көньяк-көнбатыш юнәлештә – Иннополис шәһәре янындагы юл өлешендә югары тизлекле мобиль интернетны эшләтеп җибәргән. Бу хакта “KazanFirst” яза.

Федераль юлдан йөрүчеләргә интернеттан файдалануда зур уңайлыклар тудырачак бу.
Моннан тыш Займище бистәсе янында да элемтә яхшыртылган. Бистә аша, “М7” автомобиль юлыннан тыш, Горький тимер юллары узуын да искәртеп үтик.
Шулай итеп, хәзер автомобильдә сәяхәткә чыгучылар, гомумән. ”М7”юлының шушы өлешләре аша узучылар цифрлы сервислардан рәхәтләнеп файдалана алачак: телефонны навигатор буларак куллана, музыка тыңлый алачак һ.б.


Фикер өстәү