Татарстанда 25 яшьлек егет яныннан узып баручы хатын-кызның телефонын урлап качкан

Егет шалтыратып алу өчен хатын-кыздан телефонын сорап торган.

Казанда бер хатын-кызның телефонын уралган ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта “KazanFirst” Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

25 яшьлек егет яныннан узып баручы бер хатын-кыздан, шалтыратып аласы бар иде, дигән булып, телефонын сораган. Шуннан соң, сөйләшкәндәй кыланып, читкә таба китә башлаган да юк булган.

Аферистны бик тиз танып, яшәү урыныннан тапканнар. Ул үз гаебен танып, телефонны очраклы гына урлавы турында сөйләгән. Аны ламбардка тапшырып, акчасын туздырган.
Тоткарланучы моңа кадәр берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Тикшерү чорында аңа шәһәрдән чыгып китмәү шартын куйганнар. “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатканнар.


Фикер өстәү