Александр Шадриков: «Сез булмасагыз, без берни эшли алмыйбыз»

Идел ник саега? Су астындагы тик яткан торбалар кая киткән? Зәңгәр күлне ни көтә? Чүптән акча эшләп буламы? Чуаш егетенә татар теле нәрсәгә? Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков елга нәтиҗә ясап кына калмады, журналистларның күп кенә сорауларына җавап та бирде.

– 2023 елда Иделдә су кимү буенча 12 ведомостьара эш төркеме утырышы уздырылды. Бары тик өч утырышта гына Идел суын саклап калырга дип тавыш бирелде. Тугызында төбәк вәкилләре каршы килде. Ел дәвамында Иделнең саегуы, аны сакларга кирәклеге турында сөйләдем, – ди министр. – «Идел-Чулман» каскады 13 су төененнән тора. Ул 15 төбәккә хезмәт итә. Әлеге каскадны бик акыллы кешеләр төзегән. Ул матурлык өчен генә түгел, көймәләр йөрү, балыкчылык белән шөгыльләнү, су белән тәэмин итү өчен дә төзелгән. Әкренләп уртак фикергә киләбез. Янәшәдәге биш төбәк министрлары бер фикердәбез.

Җәйге чорда Мари Эл, Чувашия, Ульяновск, Самара, Татарстан вәкилләре Жигулев һәм Волгоград су төеннәрендәге чыгымны киметүне сораганнар. Хәзер бу эш белән Мәскәү җитәкчеләре шөгыльләнә. Россия Президенты Владимир Путин сусаклагычларның бүгенге хәлен тикшерергә һәм әлеге юнәлештә эшләргә кушты.

Ни өчен Идел саеккан соң? Министр, кар сулары аз булды, ди. Гомер булмаганны Зөя елгасы ярларыннан чыкмады. Александр Шадриков, Россия гидрометеорология хезмәткәрләре дөрес фараз бирмәде, ди.

– Алар, Иделгә су төшәчәк, дигәннәр иде. Без ышанмадык, каршы килдек. Быел Уралда да кар булмады бит. Булган кар запасы эреп, җир астына китте. Елның коры килүен дә исәпкә алырга иде. Тик болай булмады. Әнә шул ялгышу Иделнең саегуына китерде дә инде, – ди ул.

Зәңгәр күл нишләр? Аны тернәкләндерү эшләре турында уйлыйлар. Әмма Александр Шадриков, күл үзе яңарачак, дигән фикердә. Бу урында ул Аккош күлен мисал итеп китерде. Фән белгечләре, күл үзе савыга ул, дигән булганнар. Экологлар ике ел дәвамында аның сыйфатын тикшереп торган һәм, чыннан да, күл тернәкләнгән.

– Зәңгәр күл белән галимнәр шөгыльләнә. Ниндидер эш башлаганчы дөрес диагноз куярга кирәк, – ди министр.

Александр Шадриковтан: «Су астында тик яткан нефть торбаларын кая куйдыгыз?» – дип тә сорадылар. Аларны Чулманнан чыгаруны «ВТ» журналисты да күреп кайткан иде. Баксаң, бер ел дәвамында торбаларны чыгарыр өчен башта шул җирне рәсмиләштереп йөргәннәр, аннан инде эшкә тотынганнар. Торбалар утильгә тапшырылган.

Министр Самосырово чүплеге хакында да сөйләде. Биредәге чүпләр заманча технология белән күмелеп куелгач, файда китерә. 2024 ел башыннан электр энергиясе ала башлаячаклар. Кемнәрнең өен яктыртыр – анысы билгесез. Электр белән тәэмин итүне Казан хакимияте хәл итәчәк.

Очрашу бик җылы узды. Министр сүз саен журналистларга рәхмәтен җиткерде. «Сез булмасагыз, без берни эшли алмыйбыз. Халык белән ике араны сез бәйләп торасыз», – диде ул.

Татарча да сөйләвен сорагач, елмаеп куйды. Александр Шадриков беркайчан да татарча җавап бирмичә калмый. Ничек итсә итә, тырыша һәм җавап бирә. Дөрес, баштарак мишәрчә генә сыпырта иде.

– Чүпрәледә эшләгәндә авыл апалары, татарча сөйләш, дип бер генә әйтте. Өйрәндем. Хәзер инде мишәрчәне бик кушмаска тырышам. Әдәби итеп сөйли белмим инде. Әле дә татарча сөйләшергә өйрәнәм, – диде ул.

 


Фикер өстәү