Ансар хәзрәт Мифтяхов: Кирәгеннән артыгын пешермәгез, кирәгеннән артыгын ашамагыз

Коръәндә: «Ашагыз, эчегез, ләкин исраф итмәгез. Чынлыкта Ул исраф итүчеләрне сөйми», – диелә. Чынлап та, кайчагында мул тормышына шөкер итәргә онытып, малны да, мөлкәтне дә, вакытны да кирәккә-кирәкмәсә исраф итәргә ярата адәм баласы. Нәрсә ул исраф? Вакытны ничек дөрес файдаланырга? Адәм баласы ни өчен Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең кадерен белми?

Бу һәм башка сорауларга «Әл-Мәрҗани» мәчетеннән Ансар хәзрәт Мифтяхов җавап бирде.

– Исраф нәрсә ул? Бу төшенчәгә аңлатма бирсәгез иде.

– Исраф – әйберне кирәгеннән артык куллану яисә кирәксә-кирәкмәсә дә куллану. Бу акчага да, вакытка да, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән нигъмәтләргә дә, мал-мөлкәткә дә кагыла. Башкача әйтсәк, әрәм итү. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Һәрбер исраф кылу – хәрамга китерә», – ди. Без бу хәрам гамәлдән тыелырга тиеш.

– Кайдадыр кешеләр ризыкның кадерен белми, итне дә, сөтне дә, икмәкне дә чыгарып түгә, ә кайдадыр кешеләр чүп савытлары янында ризык эзләп, ачлыктан интегә. Раббыбыз тарафыннан бирелгән нигъмәтләрнең кадерен ник белмибез?

– Хәзерге вакытта мондый күренешләр очрый. Кайбер җирләрдә ризыкны ташлау, кайсыдыр урында бу ризыкка мохтаҗлык та бихисап. Дөньяда яшәгәндә үзебезнең ашаган ризыкны да, кигән киемне дә, гомеребезне дә, вакытыбызның да кадерен белергә тиешбез.

Коръәндә: «Ашагыз, эчегез, ләкин исраф итмәгез. Чын мәгънәсендә Аллаһы Тәгалә исраф итүчеләрне сөйми», – диелә. Кирәгеннән артыгын пешермәгез, кирәгеннән артыгын ашамагыз, кирәгеннән артыгын сатып алмагыз – Аллаһы Тәгалә безгә моны турыдан-туры җиткерә. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шундый хәдисе бар: «Бер кешенең ризыгы – ике, ике кешенеке дүрт кешегә җитә». Ризык – Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәт. Без аны тиешле урында, тиешле микъдарда гына кулланырга тиеш. Ризыкны тонналап исраф кыла торган илләр дә бар. Аллаһы Тәгалә исрафтан сакласын!

Бер хәдискә тукталып үтәсем килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип әйткән: «Кеше үзенең тулы карыныннан тагын да начаррак савытны беркайчан да тутырмаган. Адәм баласына үз көчендә булу өчен берничә кисәк ризык җитә. Күбрәк ашарга туры килсә, ашказанын өчкә бүлсен: бер өлеше – аш өчен (ризык), икенчесе – эчемлеккә (су, чәй), өченчесен сулыш алу (һава) өчен калдырсын». Кайберәүләребез шулкадәр күп итеп ашый, хәтта ашап бетергәч ух-ух килеп утырабыз, аннары соң бернинди эш тә кыла алмыйча йөрибез.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) тагын шуны әйткән: «Берәрегезнең ризыгы төшеп китсә, аны күтәреп пычрактан чистартсын да ашасын, шайтанга калдырмасын. Бармакларындагы ризыкны ялап алмыйча, кулъяулык белән сөртмәсен. Хакыйкатьтә сез бәрәкәтнең ризыкның кайсы өлешендә булуын белмисез».

– Күпләр бары тик ризыкны гына исраф итәргә ярамый дип уйлый. Ләкин исраф башка нәрсәләрдә дә чагыла. Әйтик, вакытны бушка сарыф итү. Анысы турында ни диярсез?

– Исраф ризыкта гына түгел, һәрбер гамәлдә дә бар, һәрнәрсәдә чагыла. Тагын бер хәдискә мөрәҗәгать итик. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Биш әйбер килгәнче булган биш нәрсәнең кадерен белегез. Яшьлегеңне – картлык килгәнче. Сәламәтлегеңне – чир килгәнче.  Байлыгыңны – ярлылык килгәнче. Буш вакытыңны – мәшгульлек, мәшәкатьләр килгәнче. Яшәвеңне – үлем килгәнче».

Вакытны без юк-барга сарыф итәргә тиеш түгел. Гамәл, гыйбадәт өчен вакыт бүлеп бирергә тиеш без. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең көнен өч өлешкә бүлә торган: гыйбадәткә, зекергә – бер өлеше, икенче өлеше – гаиләсе өчен, өченчесе – халык өчен, халык арасында вәгазь сөйләү, аларны дингә өндәү өчен. Ягъни адәм баласы да үз вакытын шулай бүлсә хәерле. Бер өлешен – гыйбадәткә, икенчесен – гаилә кылырга, өченчесен – хезмәткә, тормышны алып баруга.

Күпләр, кызганыч, көнен кем беләндер буш сүз сөйләшеп, интернетта утырып, телевизор карап үткәрә. Аллаһы Тәгалә: «Хакыйкатьтә, һәр адәм баласы – хәсрәттә. Иман китереп, һәрвакыт изге гамәлләр кылган, бер-берсенә хактан һич тә аерылмаска өндәгән һәм бер-берсенә тормыш вә дин мәшәкатьләренә, килгән төрле авырлыкларга, бәла-казаларга сабыр итәргә, чыдамлы булырга өндәгән хак мөэминнәрдән кала», – ди.

– Мал-мөлкәтне исраф кылу турында дин нинди фикердә?

«Әл Нәхәл» сүрәсендә: «Аллаһ кайберәүләргә ризыкны күбрәк бирде», – диелә. Ягъни бүлешер өчен күбрәк бирелгән. Ятимнәргә, мохтаҗларга өлеш чыгарырга, мәсәлән.

Күпләребез мал-мөлкәтне исраф итү юнәлешендә алдынгылар сафында инде. Әйтик, кеше бер үк төрле әйбернең кыйммәтрәген сатып ала икән, бу да исрафка китерергә мөмкин. «Минем акчам күп», – дип, кыйммәтрәген алып, үзебезнең дәрәҗәле, тәкәббер икәнлегебезне күрсәтәбез.

Бервакыт пәйгамбәребездән (с.г.в.): «Тәһарәт алганда да су исраф саналамы әллә?» – дип сорыйлар.  Ул: «Елга буенда булсаң да, суны кирәгеннән артык файдалану исраф була», – ди.

– Кайберәүләр исрафлыкны юмартлык белән дә бутарга мөмкин әле…

– Аллаһы Тәгалә: «Аллаһының коллары арасында шундыйлар бар: алар, малларын сарыф иткән вакытта, исраф кылучылар белән сараннар арасында урта бер юлны эзләрләр», – дип мөрәҗәгать итә безгә. Шуңа күрә дә без, бәндәләр, һәрвакыт урталык эзләргә тиеш.


Фикер өстәү