«Таттелеком» компанияләр төркеме Рафил Ногмановның гаиләсенең кайгысын уртаклаша

«Таттелеком» компанияләр төркеме коллективы «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры киңәшчесе Рафил Гәбдерәфыйк улы Ногмановның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Рафил Ногманов үзен югары квалификацияле, энергияле һәм җаваплы җитәкче итеп күрсәтте. Куелган максатларга ирешүдә осталык, эшкә бирелгәнлек, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт аңа лаеклы авторитет һәм коллегалары һәм җәмәгатьчелек арасында танылуга ярдәм итте. Рафил Гәбдерәфыйк улы турындагы якты истәлек мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак.

Рафил Ногманов 1949 елда Кайбыч районында туган, Татарстан Республикасының эчке эшләр органнарында 40 елга якын хезмәт куйган. 2009 елдан ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары була. 2019 елда «Таттелеком» компаниясенә генераль директорның киңәшчесе вазифасына күчә, 2021 елның апрелендә икътисадый куркынычсызлык буенча генераль директор урынбасары итеп билгеләнә, аның җаваплылыгы зонасына компаниянең икътисадый иминлеген, финанс һәм башка активларның, төп фондларның бөтенлеген тәэмин итү керә. 2023 елның гыйнварыннан генераль директорның киңәшчесе булган.

Рафил Ногманов күпсанлы бүләкләргә ия булды: хезмәт эшчәнлегендәге казанышлары өчен Батырлык ордены (1996), «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2008) һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2019) белән бүләкләнде. «ТРның атказанган юристы» (1999) һәм «РФ эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре» (2006) исеменә ия.


Фикер өстәү