Татарстанда буран, юлларда кар көртләре һәм 18 градуска кадәр салкыннар көтелә

Бүген, 3 гыйнварда, Татарстанда салкын, болытлы һәм карлы һава торышы сакланачак, әмма температура бераз күтәрелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика күк йөзе болытлы булачак. Төбәктә кар яву көтелә: Казанда — аз гына, көньяк һәм көньяк-көнчыгышта — мул итеп. Кайбер районнарда, шул исәптән Татарстан башкаласында да, буран булырга мөмкин, күз күреме бер-ике километрга кадәр кими.

Төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк җил урыны белән 14 метрга кадәр көчәячәк (Казанда секундына 13 метрга кадәр). Юлларда бозлавык барлыкка килә, ә кайбер урыннарда, шул исәптән төбәк башкаласында да, юлларны кар басу ихтимал.

Төнге салкыннан соң көннең якты вакытында Татарстанда һава -13..-18 градуска кадәр, көньяк һәм көнчыгыш районнарда -7..-12 градуска, ә Казанда -15..-17 градуска кадәр җылына.

Синоптиклар фаразлавынча, атна уртасына кадәр Татарстанда салкын, дымлы һәм шуңа күрә аеруча уңайсыз һава торышы өстенлек итәчәк. Яңа ел алдыннан Казан федераль университеты метеорологлары кискен арктик һөҗүм турында кисәткән иде.

 


Фикер өстәү