«Ач килеш урамга чыкмагыз»: салкыннарда ничек сакланырга?

Татарстанга янә салкыннар килде. Синоптиклар салкын, шул ук вакытта дымлы һава торышының әле шактый сакланачагы турында кисәтте. Мондый һава торышы кемнәр өчен аеруча куркыныч? Салкыннарда ничек сакланырга? «ВТ» хәбәрчесе төрле белгечләрдән киңәшләр туплады.

Кайчанга кадәр?

Татарстанда аномаль салкыннар аркасында давыл турында кисәтү игълан ителде. Ул 4-9 гыйнварда гамәлдә булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

— Бу көннәрдә Татарстан территориясендә уртача һава температурасы -25 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Бу нормадан 9-17 градуска түбәнрәк дигән сүз, — диелә хәбәрдә.

Синоптиклар фаразлавынча, ялның соңгы көннәрендә аяз вакытта һава температурасы -30 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

«Тамагыгыз тук булсын»

Салкынга чыкканда яхшылап ашарга кирәк. Россия фәннәр академиясенең Себер бүлеге галиме Тамара Козырева «Российская газета» басмасына әнә шулай дип сөйләгән.

— Түбән температурада сулыш органнарын саклау аеруча мөһим. Урамга чыкканчы уйганчы ашарга киңәш итәм, — дигән ул.

Салкыннар тәмәке тартучылар, радикулит, невралгия һәм шикәр диабеты белән авыручылар өчен аеруча куркыныч, дип кисәтә галимнәр.

Ничек киенергә?

Табиблар мондый салкыннарда кат-кат киенергә киңәш итә. Шулай ук:

— йөзек һәм алкаларны салкыннарда кими торырга;
— башка кимичә урамга чыкмаска;
— кысып тора торган өс һәм аяк киеме кимәскә;
— пирчәткә белән бияләй арасында икенчесен сайларга киңәш ителә.

Өшегән очракта нишләргә?
Билгеләре: тәннең өшегән өлеше сизгерлеген югалта. Кайчак ул чәнчеп, чеметкәләп тә торырга мөмкин. Беренче дәрәҗәдәге өшү вакытында өшегән урын агарып чыга. Икенче дәрәҗәсе күзәтелгәндә, өшегән урында кабырчыклар пәйда була. Өченче дәрәҗәдәге өшү вакытында исә ул урыннар кара янып чыга. Бөтен тән өшегәндә кеше сүлпәнәя, ваемсызга әверелә. Аның тәне салкын, пульсы еш, кан басымы төшкән, тән температурасы 36 градустан да түбән була.

Тыела: өшегән урынны кар белән ышкырга, куллар, тукыма яки спирт белән уарга ярамый. Болай эшләгәндә, кул-аякларның болай да зәгыйфь кан тамырларына зыян килүе бар. Өшегән урынны кайнар су ярдәмендә яисә учак янында тиз генә җылытырга маташу да – зур хата. Бу кан тамырларында тромб хасил итеп, өшегән тән тиресенә икеләтә зыян салачак.

Беренче ярдәм: өшегән кешене иң элек җылы урынга урнаштыру зарур. Туңган җирне акрынлап кына җылыта башларга кирәк. Кул-аяклар өшесә, су температурасын аз-азлап арттырып, аларны ваннада яки табакта җылытырга була. Аннан соң 40 минут дәвамында массаж ясау киңәш ителә. Бөтен җире өшегән кешене исә – җылы одеялга төрергә, өшегән урынны җылылыкны үткәрми торган мамык һәм марля белән урап куярга кирәк. Зыян күрүчегә күп итеп җылы су яки чәй эчерергә дә онытмагыз. Андый чакта кешегә авыртуны баса, кан тамырларын киңәйтә, тынычландыра торган дару бирсәгез дә комачау итмәс. Өшегән урыннарның сизгерлеге яңадан кайтмаса, анда көчле авырту, тире капламының төссезлеге сакланса, тирегә бармак белән басып алгач, төсе үзгәрмәсә, эчендә канлы сыекча булган куыклар барлыкка килсә, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк.


Фикер өстәү