Владимир Путин Россия – Кытай мәдәнияте елларын үткәрү турындагы карар имзалады

Россия Президенты Владимир Путин Россия – Кытай мәдәнияте елларын үткәрү турындагы карар имзалады, оештыру комитеты составын расларга кушты.

«Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен алга таба үстерү һәм мәдәният өлкәсендә ике яклы элемтәләрне киңәйтү максатыннан 2024-2025 елларда Россия – Кытай мәдәнияе елларын үткәрергә», — диелә документта.

Путин Министрлар Кабинетына әлеге вакыйгага әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының Россия өлеше составын расларга кушты. Ул бер ай эчендә төп чаралар планын әзерләргә һәм расларга, шулай ук Россия төбәкләре федераль башкарма хакимият органнары һәм кызыксынган оешмаларның эшчәнлеген, чараларга әзерлек һәм аларны гамәлгә ашыру максатыннан Кытай ягы белән хезмәттәшлекне координацияләүне тәэмин итәргә тиеш.


Фикер өстәү