Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика башкарма хакимият органнары системасына һәм структурасына нәрсәләр керүен билгели торган указны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган, дип яза «Татар-Информ».
«ТР башкарма хакимият органнары системасына Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәис), кыскартылган атамасы – ТР Рәисе; ТР Министрлар Кабинеты; ТР министрлыклары, ТР дәүләт комитетлары; башкарма хакимият органнары структурасындагы бүтән башкарма хакимият органнары керүен билгеләргә», — диелә документта.
Шул рәвешле, указ ТР Рәисе вәкаләтләрен киңәйтә. Әгәр элегрәк башкарма хакимият органнары системасын – Дәүләт Советы, ә структурасын Татарстан Президенты билгеләсә, хәзер исә системаны һәм структураны раслау республика Рәисе карамагына тапшырылган.