Татарстанда 5 “кара” кредитор ачыкланган

Россия Банкы быел беренче кварталда Татарстанда законсыз эшләүче 5 “кара” кредиторны ачыклаган. Алар, тиешле документлары булмаган килеш, мөлкәтне залогка алып, бурычка акча биреп яткан.

Мондыйларның максаты – әҗәтне процентлар белән түләтү хисабына табышлы булу түгел, бәлки кешене бурычын кире кайтара алмау хәленә җиткерү. Эшләр болайга киткән очракта, мөлкәткә (күчемле һәм күчемсез) арест салына һәм сатып җибәрелә. Шуңа күрә таныш булмаган кешеләрдән әҗәткә алып торырга ярамый. Финанс оешмасына мөрәҗәгать иткән очракта исә аның кредит бирүгә рәсми рөхсәте бармы-юкмы икәнен белешергә кирәк. Моны Россия Банкы сайтындагы “Проверить финансовую организацию” бүлегендә ачыкларга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: 2020 елдан бирле билгеләнеп килүче мондый оешмаларның исемлеге Россия Банкының кисәтү исемлегенә кертелә. Хәзер анда 9 меңнән артыграк компания, шул исәптән Татарстанда эшләп килүче 69 компания бар. Исемлек һәр көн саен яңартыла. Законсыз эшләүче оешма турында белеп алсагыз, әйтик, интернетта шикле рекламага тап булсагыз, интернет-кабул итү бүлмәсе аша яки аноним рәвештә Россия Банкына хәбәр итүегез сорала.


Фикер өстәү