Узган ел Татарстанда 400 км юл төзекләндерелгән

Татарстанда 2023 елда 400 чакрым юл ремонтланган. Юл эшләрен башкаруга тотылган акча күләме 217,1 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта республиканың транспорт министрлыгы хәбәр итә.

Иң зур төзелешләргә М12 юлын, М7 автоюлының 735-771 км участогын реконструкцияләү, Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу участогында Кама аша күпер урыны белән трасса төзелешен кертергә мөмкин.

Төбәк юлларында 106 объект төзү һәм реконструкцияләү (70 объектта эш тулысынча тәмамланган), 182 төбәк әһәмиятендәге юл һәм күперләрне капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү (146 объектта эш тәмамланган) буенча эшләр алып барылган.

Шулай ук республикада фермер хуҗалыкларына илткән керү юлы төзекләндерелгән (12,4 км), гомуми озынлыгы 14 км булган бакча җәмгыятьләренә илтүче юллар норматив хәлгә китерелгән.


Фикер өстәү