Марат Кәбиров: «Бәлки исән калган булыр иде… Тик ул бит – Шамил»

Якында гына булган әдәбиятыбыз һәм шәхесләребез бар. Ләкин алар борынгы әдәбияттан да ераграк. Чөнки кызыл чаршау белән томаланган. Еракта калган шәхесләрнең берсе – Шамил Усманов. Кем ул, нинди шәхес? Аның фаҗигасе нәрсәдә? Татарстан радиосы «ата»сы, милләтпәрвәр, шул ук вакытта «кызыл» әдип турында аның хакында роман язучы Марат Кәбиров белән сөйләштек.

Марат абый, быел Шамил Усмановның тууына 125 ел тулуны билгеләп үттек. Без аны Татарстанда радио оештыручы дип беләбез. Ул нинди шәхес? Ни өчен аның исеме бик яңгырамый, өйрәнелми?

– Тарихи каһарманнар турында сүз барганда, иң авыры – аларның нинди шәхес икәнен ачыклау һәм алар яшәгән заманны аңлау. Чөнки безгә тарихны үз чорыбызның сәяси һәм иҗтимагый вазгыятенә ярашлы итеп калыплап бирәләр дә, без тарихның үзенә түгел, әнә шул калыпка карап фикер йөртергә тотынабыз. Тарих шул икән, дип уйлыйбыз. Шамил Усмановны да дистәләрчә еллар буена фәкать кызылга манып күрсәтергә тырыштылар. Шамилне сурәтләгән эпитетларга гына игътибар итсәк тә җитәдер: «кызыл комиссар», «революциянең беренче көннәреннән үк партия сафына баскан коммунист», «Гражданнар сугышы каһарманы» һ.б. Моңа аның әсәрләре дә беркадәр этәргеч биргәндер инде. Аларда бит күбесенчә гади халык тормышы, сыйнфый көрәш вакыйгалары сурәтләнә. Репрессиядән акланганнан соң, кабат сафка кайтарырга теләп «матурлау» омтылышы да бардыр. Ничек кенә булмасын, коммунистик система кысасы аша карау Шамилнең шәхесен бик нык чикләп күрсәтә. Исеме бүген яңгырамауның бер сәбәбе шуңа да бәйле. Безнең чор өчен сыйнфый көрәш, коммунистик идеяләр белән уртак нәрсәләр актуаль түгел. Һәм икенче бик мөһим сәбәп – аның милли җанлылыгы, татарның дәүләтчелеге өчен көрәшүче булуы. Милләт мәнфәгатен кайгырткан мәсьәләләрне ул бит төрле яссылыкта, хәтта иң югары даирәләрдә күтәреп чыга, чыгышлар ясый. Аны әледән-әле төрле төбәкләргә җибәрүләре дә власть өчен тарткалашучыларның Шамилне сәяси, милли аренадан читләштерергә тырышулары кебек тоела. Бу җәһәттән дә Шамил исемен яңгырату бүгенге вазгыять өчен бик актуаль түгел. Югыйсә без аны Мирсәет Солтангалиев һәм башка милләтпәрвәр шәхесләребез белән берлектә карарга тиеш булыр идек. Мин әле аның революциягә кереп китүе дә әнә шул милли азатлыкка омтылуның бер  чагылышы булмадымы икән, дип уйлыйм. Аның бит әтисе дә – татар дәүләтчелеге турында хыялланып яшәгән шәхес. Ләкин максатлары бер булса да, алар икесе ике юлны сайлый. Һәрхәлдә, Шамилнең хәлиткеч гамәлләрен аның милли җанлылыгы белән аңлатырга була. Тормышының төп мотивы – шул. Ихлас җанлы кеше, нәрсәгәдер алына икән, аны җиренә җиткерми туктамый. Үз фикерен ачыктан-ачык җиткерә һәм аның өчен көрәшә белә. Төрле чыганакларда аны ярсу итеп сурәтлиләр. Бу аның ниндидер эшкә дәртләнеп тотынуын, үз-үзен аямый хәрәкәт итүен һәм башкаларны да артыннан ияртү сәләтен үзенә аладыр. Ә холыксызлыгын түгел. Чөнки тормышының бик күп күренешләрен искә алсаң, аның сабырлыгына, тотанаклылыгына шаккатарлык. Гаделлек тойгысы көчле. Тагын бер кызык нәрсә: язган әсәрләре, ясаган чыгышлары бик күп булса да, Шамил теоретик түгел, ул – гамәли фикер йөртә торган шәхес, хәрәкәт кешесе. «Нинди шәхес ул?» дигән сорауга бер-ике җөмлә белән генә җавап бирерлек түгел. Ул – күпкырлы бик катлаулы, урыны белән хәтта каршылыклы шәхес.

Гомумән, совет чоры җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелгәнме? Әдәбиятын «кызыл» дип чикләү гаделме?

– Юк. Хәтта бөтенләй өйрәнелмәгән дип әйтергә дә мөмкин. Чын тарихны каплап, кызыл чаршау элеп куйганнар да, шул чаршаудагы бизәкләрне генә беркадәр үзгәртеп торганнар шикелле. Гел бертөрле булмасын, хәрәкәт билгесе сизелсен өчен. Тоталитар дәүләттә шунсыз мөмкин дә түгелдер инде. Ул революция һәм аннан соңгы елларның ерткычлыкларын чокып чыгара башласаң, СССР шундук җимерелеп төшәр иде. Коточкыч дәвер бит ул. Менә бездә «Гражданнар сугышы» дигән төшенчә бар. Гомумән, гражданнар сугышын без «аклар» белән «кызыллар» сугышы рәвешендәрәк күзаллап яшәдек. Алай гади түгел бит инде. «Аклар» дигәнебез үзләре үк әллә ничә төрле юнәлешне, төркемне эченә ала. Кайчагында алар үзара дошманлашып китә. «Кызыллар» дигәне дә шулай. Кемнең дус, кемнең дошман икәнен белерлек тә түгел. Һәм белмиләр дә. Монда бөтен кеше белән бөтен кеше сугыша. Туган белән туган сугыша. Бөтенесе дошман. Гражданнарның үзара сугышуы. Һәм ул сугышның кайчан башланып, кайчан бетүен дә тәгаен әйтерлек түгел. Утыз җиденче елны да шул ук Гражданнар сугышының бер чагылышы итеп карап була бит инде. Монда да фронт юк, әмма шундый ук дошманлык боҗрасы. Бары тик кораллар гына үзгә. Кылыч белән түгел, ә сүз, яла белән кисәләр, донослар яудыралар. Чынлабрак уйласаң, Гражданнар сугышы ул – Россия халыклары өчен Икенче Бөтендөнъя сугышыннан да хәтәррәк фаҗига. Шамил Усмановның Гражданнар сугышы турындагы әсәрләре бик күп. Аларда вакыйгалар кызыллар ягыннан сурәтләнсә дә, объективлык бар. Кечкенә эпизодлар, күренешләр, саран гына сурәтләүләр, диалоглар аша бирә ул аны. Артык басым ясамыйча гына. Ләкин менә шул вак детальләр чор чынбарлыгын, дәвер атмосферасын тудыра.

Шамил Усмановның кызы Айсылуның хатирәләре барлыгы мәгълүм. Синеңчә, ул бәхетле кызмы? Әтисен ничек сурәтли?

– Аны иң төп һәм бай чыганакларның берсе дияргә кирәктер. Шамил начар әти булмагандыр инде. Туктаусыз вакыйгалар казанында кайнаса да, кызын онытмый ул. Зоопаркка да алып бара, циркка да. Төрле чараларга ияртеп йөртә. Айсылу да гел әтисе янында булырга тырыша. Ата белән кыз арасындагы якты мөнәсәбәт инде. Хәтта кулга алынганда да Айсылу озатып кала. Әтисе аңа: «Борчылма, кызым, тиздән кайтырмын», – дип китә. Кызы борчылмый, әтисенә ышана, кайтуын көтә… Көтеп ала алмый гына…

Әтисе турында Айсылу бик яратып яза. Совет чорында булгач, бөтен хатирәләрен дә китапка кертә алмагандыр инде. Күзгәкүз карашып сөйләшкәндә әллә нәрсәләр ачыкланыр иде дә бит. Кызганыч ки, Шамилне белгән, яки аның тормышын җитди өйрәнгән кешеләрнең берсе дә диярлек бүген исән түгел. «Шамил Усманов турында истәлекләр» кебегрәк китап та юк.

Бу аны бүгенгедән бераз ерагайта. Гомумән, татарның күренекле шәхесләре бик күп. Менә шулар турында хатирәләр тупланган китаплар чыгып барсын иде. Тарихи мәгълүматның иң чыны, иң тересе әнә шундый язмаларда сакланып кала бит ул. Бу җәһәттән Айсылу Усманова-Сагайдакның хезмәте бәяләп бетергесез. Әтисенә һәйкәл куеп киткән ул.

Галимҗан Ибраһимовның әсәрләрен еш кына татар әдәби теле үрнәге итеп күрсәтәләр. Ә Шамил Усмановның әсәрләренең кыйммәте нәрсәдә? Аларны яңадан дөньяга чыгарырга кирәкме?

– Алдарак әйтә башлаган идем. Аның прозасы үзенә бертөрле ул. Гади, аңлаешлы, әкият укыган кебек тиз һәм җиңел укыла. Хәтта беркатлы кебек тә тоелып китә. Тик бу беренче карашка гына. Ә чынында автор хәтта катлаулы күренешләрне дә бернинди көчәнүсез, табигый итеп сурәтли. Менә без тирә-якка каранабыз бит инде, көндәлек нәрсәләрдән карашыбыз шуып уза, бернинди әһәмиятле әйбер дә юктыр сыман тоела. Ә асылда шуларның барысы да әһәмиятле: урам буйлап агылган халык та, машина юлындагы «бөке» дә, метро ишеге янында сабыен кочаклап утырган теләнче хатын да, ресторан төбенә килеп туктаган ялтыр джип та… Чөнки шул вак-төяк кебек күренешләр тормышны хасил итә һәм үзләре дә безнең яшәештән барлыкка килә. Шамил Усманов әсәрләре дә шулай. Тормыш агачыннан өзеп алып, китап арасына кыстырылган тере яфраклар шикелле. Кайбер хикәяләрендә чор, сыйнфый көрәш декорация кебек кенә кала. «Кызыллар» – «аклар», байлар – ярлылар кебек нәрсәләрне бернинди сәясәткә бәйләнмәгән, әйтик, шахматтагы «аклар – каралар» төшенчәсе белән алыштырсаң да, әсәрләренең тәэсир көче югалмас иде. Һәм иң кызыгы, ул әллә ничәшәр битлек сурәтләүләр таләп ителгән күренешне дә бер-ике деталь аша күрсәтә белә. Безнең чорның хәбәр сөйләүгә корылган прозасы янында Шамил Усманов хикәяләре күрсәтә белү маһирлыгы белән сокландыра. Аның яхшы әсәрләре сүзләр ярдәмендә тудырылган кино кебек.

Дөньяга чыгарырга кирәк, әлбәттә. Рухи мирасыбыз бит ул. Бәлки, кайбер урыннарда аңлатмалар бирү дә зыян итми торгандыр. Гомумән, безнең әдәбиятны һәртөрле «изм»нардан арындырып, бәйсез караш белән өр-яңадан бәяләргә кирәк.

Радио оештыру нечкәлекләре турында да берничә сүз әйтик әле.

– Оештыруы бер әле аның. Шамил Усманов тумаган булса да Татарстанга радио кермичә калмас иде. Тик Шамил аны 1922 елда ук кузгата. Бары тик биш елдан соң гына максатына ирешә. Болай ашкынуының сәбәбе радиога мөкиббән китүдән генә түгелдер. Хәтта аны пропаганда коралы буларак куллану өчен генә дә түгел. Бу – заманның техник казанышларын татарларга да ирештерергә теләве белән бәйле. Чөнки радио – ул чор өчен бездәге интернет шикеллерәк нәрсә. Мәдәни-милли тәрбия бирүдә дә аның әһәмияте зур. Шамил да радио аша музыкаль тапшырулар, концертлар, хәтта спектакльләр оештыра. Язучыларны, шагыйрьләрне чакыра. Төп игътибар сәнгатькә, әдәбиятка юнәлтелә. Хәтта Мәскәү дә «радиогәзит» дип аталган агитацион тапшырулар белән генә чикләнгән бер дәвердә, Шамил радионы милли мәдәниятне таныту коралына әйләндерә. Казан сәхнәсендә чыккан спектакльне иң читтәге татар авылы да ишетерлек итә. Бу дәрәҗәдә эшләгән радио бары тик Америкада, Петербургта һәм Казанда гына була.

 – Шамил Усмановның төп хатасы нәрсәдә?

– Язмышка үзең хуҗа дисәләр дә, бик алай ук түгел бугай. Хәтта машина рулеенә генә утырсаң да, артык ирекле була алмыйсың: синең белән юл да идарә итә, машина да. Монда да Шамилнең хатасын эзләү дөрес түгелдер. Бу аның язмышы бит инде. Үзе сайлаган юл, үзен сайлаган юл. Казанга кайтмаган булса, бәлки, Сталин тегермәненә эләкмәгән булыр иде. Язучылар арасыннан шпионнар эзләүгә каршы чыкмаса, иптәшләре арасында системадан канәгатьсезлек белдермәсә, «Бөтенләй чаманы онытты болар», – дип сөйләнмәсә, милли хисләрен яшереп йөртсә… Бәлки исән калган булыр иде… Тик ул бит – Шамил. Ул бит бүтәнчә була алмый. Тоталитар җәмгыятьнең корбаны булу өчен хаталану мәҗбүри түгел, үзең булып калу һәм аек фикер йөртү дә җитә.

Инде романга кайтыйк. Аны кайчан укый алырбыз?

– Әзер инде ул. Шулай да беркадәр үземдә тотам әле. Аз гына карап чыгасым килә. Җитди әсәр бит.

 


Фикер өстәү