Татарстанда узаган мәдәни һәм күңел ачу чаралары нәтиҗәсе турында

Хәтерләсәгез, озын-озак ялларда Татарстанда узачак мәдәни һәм күңел ачу чараларын барлаган идек. Яллар тәмам, нәтиҗә ясар вакыт җитте. Салкыннар кемнәргә һәм нәрсәгә комачаулаган? Кем күпме кунак кабул иткән? Татарстан Хөкүмәт йортында узган 2024 елның беренче брифингында әнә шул һәм башка сорауларга җавап бирделәр.

Районнар

Башкалага кадәр район һәм авылларны әйләник. Быелгы ялларда Татарстан районнарында барлыгы 6,5 мең чара узган, ул чараларны 800 мең кеше тамаша кылган. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләреннән аңлашылганча, чаралар саны да, кеше саны да узган елгыдан ике мәртәбә диярлек арткан.

– Эчтәлек ягыннан да үзгәрешләр бар: районнарыбызда гадәти чыршы бәйрәмнәреннән тыш музыкаль кичәләр, концертлар, күп төрле остаханәләр узды, күргәзмәләр эшләде. Әлбәттә, Яңа ел – беренче чиратта, гаилә бәйрәме. Шуңа да төп игътибар гаилә чараларына юнәлтелгән иде, – дип сөйләде министр.

Район һәм шәһәрләрдәге музейлар да шактый кунаклар кабул иткән. Әйтик, Зөя утрау-шәһәрчегендә Яңа ел ялларында 45 меңгә якын кеше булган. Алабуга музей-тыюлыгы – 8,5 мең, ә Болгар музей-тыюлыгы 6,7 мең кунак кабул иткән. Чистайдагысына исә 3,2 мең кеше барып кайткан.

Башкала

Казанда исә яллар дәвамында иң күп кунакны Казан Кремле кабул иткән.

– Казан Кремлендә үткән чараларны 195 меңнән артык кеше тамаша кылган. Тамашачылар саны буенча лидерлар рәтендә – Казан циркы (86 мең), Зөя музей-тыюлыгы (44,87 мең), «Әкият» курчак театры (29,88 мең) һәм Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе (18,83 мең), – дип сөйләде Ирада Әюпова.

Бәйрәм ялларында Казанда чараларсыз бер генә көн дә узмады, дисәк, бераз гына арттыру булачак. Чөнки парк һәм сквердагы чараларның кайберләрен уздырырга салкыннар комачаулады.

– Ачык һавада барлыгы 180ләп чара узарга тиеш иде. Унысын күчерергә, өчесен уздырмый калырга туры килде, – дип сөйләде Казан башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

Сүз уңаеннан, шәһәрдәге бәйрәм бизәлешен һәм чыршыларны әлегә кадәр күрмәгән булсагыз, 14 гыйнварга кадәр вакытыгыз бар. Азат Абзалов хәбәр иткәнчә, аларның барысын да искечә Яңа елдан соң гына сүтә башлаячаклар.

Елдагыча, озын яллар читтән килгән кунакларны кабул итү өчен дә яхшы форсат булды. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, бу ялларда Татарстан җәмгысы 170 меңләп турист кабул иткән.

– Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырсак, бу – 5 процентка күбрәк дигән сүз. Әлеге җәһәттән М12 түләүле трассасын да билгеләп үтәргә кирәк. Аннан да туристлар агымы килә башлады. «Татарстанга килү хәзер тагын да тизрәк һәм рәхәтрәк», – диләр кунаклар, – дип сөйләде Иванов.

Аның сүзләренчә, туристларның күпчелеге Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән. Алар арасында Арчадагы Кыш бабай резиденциясе, Раифа монастыре, Балык Бистәсендәге «Дикая ферма» эко-паркы, балык тоту базалары, тау чаңгысы комплекслары аеруча популяр булган.

– Билгеле, ачык һавадагы объектларда кунаклар күбрәк булыр дип көткән идек. Ләкин салкыннар үзенекен итте, – диде комитет рәисе.

Ирада Әюпова сүзләренчә, кышкы ялларның иң кызыклы вакыйгаларының берсе Кукмарада узган.

– Быел да Кукмарада бөтенроссия «Кукмара итекләре» фестиваль-ярминкәсе узды. Салкын булуга карамастан, җырлы-биюле, уенлы һәм бик күңелле чара булды ул, – диде министр.

 


Фикер өстәү