Россиядә бер үк вакытта өч төрле чир – грипп, коронавирус һәм ОРВИ тарала

Россиядә бер үк вакытта өч төрле чир – грипп, коронавирус һәм ОРВИ тарала. Белгечләр әйтүенчә, тридемиянең башлануы турында сөйли бу. Ул февраль – март айларында гына сүрелә башлаячак.

«Известия» хәбәренә караганда, хәзерге вакытта грипп ияртүчеләр саны көннән-көн арта. Чирләүчеләр саны 10 мең кешегә 128,1 очрак (нормадан 83 процентка зуррак) туры килә.

Шул ук вакытта яңа елның беренче атнасында илдә коронавирус йоктыруның 25922 очрагы (алдагы атнадагыга караганда 56,8 процентка азрак) теркәлгән. Татарстанда да ковид белән авыручылар саны кимегән: 1–7 гыйнвар көннәрендә 1149 кешедә (алдагы атнадагы белән чагыштырганда 22,5 процентка кимрәк ) чир ачыкланган.


Фикер өстәү