Таиландта Россия туристлары утырган яхта су төбенә киткән

Пхукет тирәсендәге Хе утравы янәшәсендә Россиядән килгән алты турист утырган яхта су төбенә киткән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Яхтада 6 кеше, шул исәптән 4-14 яшьлек дүрт бала булган.

Алар тирә-юньдәге утрауларга экскурсия ясау максатыннан яхтага утырган. Тик Нам Бо култыгында туктагач, ниндидер төзексезлек килеп чыгу сәбәпле, көймәгә кинәт кенә су тула башлаган.

Экипаж суны кулдан суыртырга тырышып караган, ләкин көймә су төбенә киткән.
Агентлык мәгълүматларына караганда, яхтадагы барлык пассажирлар һәм өч экипаж әгъзасы коткарылган. Беркем дә зыян күрмәгән.


Фикер өстәү