Кушаматың бармы? Балтач районының бер авылында 105 төрле кушамат бар

Динебез кешеләргә кушамат белән эндәшергә кушмый. Әмма авылларда кушаматсыз кешеләр сирәк. Дөрес, аларның үзләренә беркем дә кушамат белән эндәшми. Кушамат кеше өчен, нәселе өчен күбрәк тамга ролен үти. Әйтик, авылда ике Гали икән, аның турында сүз чыкса, әңгәмәдәш: «Кайсы Гали?» – дип сорамыйча калмый.

Фамилия әйтеп ятканчы, җайлы бит: Кәтүк Гали дисең. Галиен әйтеп тормасаң да, авылда Кәтүкнең кем икәнен бар да белә. Һәр кешенең дә кушаматы бик үк матур булмый, әлбәттә. Кайчакта ул кешегә кыңгыр гамәлләре өчен дә кушыла. Әмма, килешәсездер, күп очракта кушаматлар шаярудан, уйламый әйткән кызык бер сүздән дә ябышып кала.

Санап караганыгыз бармы, авылыгызда ничәләп кушамат бар икән? Юкмы? Ә менә Балтач районының Бөрбаш авылында яшәүче Җәлил хәзрәт Фазлыев авылларында ничә кушамат барлыгын белә. Бу турыда ул Бөрбаш авылы тарихына багышланган «Саклагыз нигез ташын» исемле китапта (авторы – элекке хезмәттәшебез, танылган журналист Лилия Нурмөхәммәтова) бәян итә. Бер авылда шулкадәр кушамат булу кешеләрнең тапкырлыгы, җор теллелеге турында да сөйли кебек. Укып карагыз әле, искиткеч кызык кушаматлар бар. Ә сез нинди кушаматлар беләсез? Үзегезнең, нәселегезнең кушаматы бармы? Тирә-юнегездә нинди кушаматлы кешеләр яши?

«Безнең авылда һәр кешенең кушаматы бар. Китапны нәшер итәргә җыенганда махсус санап утырдым. Бөрбашта 105 төрле кушамат бар икән… Көя, Җемү, Әтәч, Күсе, Юаш, Бети, Купец, Мыш-мыш, Күкми, Әчтүч, Майра, Сабакы, Майор, Күмәч, Печтер, Чолык, Таз, Көбәй, Метер, Хуҗа, Дума, Китек, Шапак, Хаңхуз, Чүрик, Агый, Ярма, Пан, Мырый, Персонаж, Күптер, Мәнди, Колчак, Түкәнәй. Әҗ-беҗ, Тут-пут, Эчкәнди, Кесәл, Мерли, Чегән, Җимеш, Чүчмик…» (кыскартып бирелде).


Фикер өстәү