Татарстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының узган елгы эшенә һәм бу елга планнарына багышланган матбугат очрашуында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу елның көзендә республика парламентына узачак сайлауда катнашу-катнашмавына бәйле фикерен әйтте.
«Моңа бәйле тәгаен карар юк. Сайлау җитәрәк уйларбыз. Хәзер катлаулы вакыт, бәлки, алга таба да эшләргә туры килер. Мин җаваплы кеше», – диде ул.
Фәрит Мөхәммәшин Татарстан Дәүләт Советын 1998 елдан бирле җитәкли.