Үзе теләп махсус хәрби операциягә киткән җирлек башлыгына рация тапшырганнар

Татарстанның Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов Екатериновка авыл җирлеге башлыгы Александр Хорьковка рацияләр тапшырды. Җирлек башлыгы 2023 елның июнендә үзе теләп махсус хәрби операциягә китәргә язылган, хәзер ул отпускта. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.

Очрашуда шулай ук Татарстаннан Россия Дәүләт Думасында депутат Айдар Метшин катнашты. Алар ярдәм китерү белән бәйле проблемалы мәсьәләләр турында фикер алышты. Волонтерлар аларны контроль-үткәрү пунктын узганда волонтерлар буларак идентификацияли торган ниндидер документ (бәлки, таныклык) ясарга тәкъдим итте.

Гамәлдәге армиягә ярдәм итүче волонтерларга аларның хезмәтләре өчен район башлыгы һәм Дәүләт Думасы депутаты Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Ялга кайткан тагын бер хәрби хезмәткәр Михаил үз акчасына «УАЗ» автомобиле сатып алган. Ул заводта эшләгән, ләкин бу хәлдән читтә кала алмавын аңлап контракт төзегән.

Муниципалитет башлыгы хәрбидән хезмәтнең ничек узуы, кирәк-яраклар, көнкүрешнең ничек оештырылуы, шулай ук гаиләсенең ихтыяҗлары булу-булмавы белән кызыксынды.

«Туган илне, безнең гаиләләрне без якламасак, кем яклар», — диде Михаил. Якын арада ул махсус хәрби операция зонасына кайтачак.

Вячеслав Козлов автомобильне төзекләндерергә һәм аны сәфәргә әзерләргә ярдәм итәргә вәгъдә итте. Ул хәрбигә хезмәте һәм патриотик рухта булуы өчен рәхмәт белдерде, шулай ук акчалата ярдәм тапшырды.

  • Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Хакимият аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде, алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефон номеры буенча белергә була.

 


Фикер өстәү