Быел коронавирус пандемиясе рәсми төстә төгәлләнде. Әмма санитар табиблар бу вирусның Татарстан яшәүчеләрнең сәламәтлегенә ничек йогынты ясавын күреп-сизеп тора. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ведомствоның йомгаклау коллегиясендә шул хакта белдергән.
“Пандемия кайтавазын әле озак вакытлар буе сизеп-күреп торачакбыз. Иммунитетыбызга гаять зур зыян салды ул чөнки. Шуның аркасында 26 инфекция буенча чирләүчеләр артты”, – дип басым ясап әйткән баш санитар табиб.
Аның сүзләренә караганда, кызамык һәм бума ютәл коронавирусның иң киң таралган “күчтәнәчләре”нә әйләнгән.